Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраткан укытучыларым

Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган өч сыйныфташ кыз КДПУның табигать-география бүлегенә укырга кердек. География-биология укытучысы белгечлеге алып, хәзерге көндә дә шушы өлкәдә эшләп йөрибез. Ирешкән уңышларыбыз белән күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәбебезгә һәм яраткан укытучыларыбызга бурычлыбыз. Күп еллар үткәч тә, аларның барысына да хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур....

Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган өч сыйныфташ кыз КДПУның табигать-география бүлегенә укырга кердек. География-биология укытучысы белгечлеге алып, хәзерге көндә дә шушы өлкәдә эшләп йөрибез. Ирешкән уңышларыбыз белән күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәбебезгә һәм яраткан укытучыларыбызга бурычлыбыз. Күп еллар үткәч тә, аларның барысына да хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур. Үземнең остазларым дип, яраткан укытучыларым Заһит Шәмсетдинов һәм Равия Шәфигуллиналарны әйтер идем.

Заһит Шәмсетдинов 38 ел гомерен Зур Сәрдек гимназиясендә балаларга география фәненнән белем бирүгә багышлаган. Шуның 18 елын укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Аның дәресләрен көтеп ала, ә тәнәфесләрдә география бүлмәсендә картадан төрле объектларны эзләп мәш килә идек. Аз сүзле, тирән белемле , тыйнак укытучы ул. Нинди генә сораулар бирсәк тә, һәрберсенә төгәл җавап ала идек. Хезмәтендә күптөрле мактау кәгазьләренә лаек булды, ә 2000 елда "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңү яулады. Заһит абый җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты: сайлау комиссиясе рәисе, пропагандист булды.

Заһит Шәмсетдинов беркайчан да дан шөһрәт артыннан кумады. Ул үз фәнен яратучы, тирән белемле чын укытучы. Аның "Чишмәбашым - гомер юлдашым" дигән тарихи-географик очеркы да киңкырлы, туган ягын яратучы, хөрмәт итүче шәхес булуын раслый. Әлеге басма Заһит абыйның туган ягына, халкына зур бүләге булып тора.

Ул бүген дә укучыларының яраткан укытучысы, коллективта хөрмәтле хезмәткәр, гаиләсендә яраткан әти. Тормыш иптәше Фәридә апа белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр.

Равия Шәфигуллина да заман таләпләренә туры килгән тәҗрибәле, белемле, таләпчән укытучы. Без аның дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч булуы өчен дә ярата идек. Равия апа безгә белемне шундый итеп бирә алган, контроль эшләрне 20 минутта эшләп бетерә идек. Биология бүлмәсендә лианалар үсә, "тере" почмакта төрле экзотик хайваннар яши иде. Кышларын мәктәп эчендә кайнашса, җәйләрен тәҗрибә участогында үткәрә иде Равия апа. Мәктәбебезнең төрле-төрле чәчәкләргә күмелеп утыруында директорыбыз Закирҗан Сабитов белән беррәттән Равия апаның да өлеше зур булды.

Укыту дәверендә күптөрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, "Халыкара мәгариф отличнигы", "РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре" исемнәренә лаек булды. "Безнең иң яхшы укытучы" гранты, "Мәгариф"илкүләм өстенлекле проекты җиңүчесе булды.

Инде һәрберебез тормышта үз юлын тапса да, Равия апа безне барлап, хәлләребезне белеп, тәҗрибәсе белән уртаклашып, уңышларыбызга куанып яши.

Равия Шәфигуллина, Заһит Шәмсетдиновның шәкертләре танылган табибәләр, укытучылар, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре илнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Бүгенге көн укучыларына шуны әйтәсе килә: сезгә тәҗрибәле, укымышлы укытучылар белем бирә. Аларның һәрбер сүзе алтынга тиң. Дәресләрдә игътибарлы булыгыз, белем алырга омтылыгыз.

Рәзинә САБИРОВА, 1992 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы

фото: http://taskala-bko.gov.kz/?pid=5156&module=news&lang=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X