Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 15 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 15 гыйнвар 2015 - 12:33
      Җиде яшьлек кыз күпкатлы йорттан егылып исән калган
      Яр Чаллы шәһәренең 49 комплексында 7 яшьлек кыз 11нче каттан егылып төшкән һәм ... исән калган. Аны кар көртенә төшүе коткарып калган. Кызның умыртка сөяге сынган, эчке әгъзаларына зыян килгән, бик күп җәрәхәтлр алган. Аны Казан балалар медицина үзәгенә китергәннәр. Хәзерге вакытта ул тернәкләндерү бүлегендә медикаментоз йокыда. Чыганак: http://efir24.tv Фото:...
      286
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 11:47
      Гаризаларны вакытында карау кирәк
      Яңа Сәрдек газүткәргеченә зыян китерүче агачларны кисүне үтенеп, Раил Шакиров август уртасында район Башкарма комитетына язмача мөрәҗәгать иткән. Әлеге гариза Сәрдекбаш авыл җирлегенә җибәрелгән, әмма гариза закон буенча тиешле өч көн эчендә теркәлмәгән. Авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев үтенечне закон кушканча 30 көн эчендә карамаган һәм аңа язмача җавап бирмәгән....
      294
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 10:22
      Гомер заяга узмаган
      Нургали абый белән Гамилә апа гаиләсендә 1940нчы елның салкын гыйнварында көтеп алынган бала - Нурмөхәммәт дөньяга килә. Аңа 2 яшь булганда әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм фронттан яраланып, инвалид булып, Купка авылына кайтып төшә, үзенең гомерен ветеринария хезмәтенә багышлый. Гаиләдә яңадан 5 бала дөньяга аваз сала. Әтисенең йогынтысы булгандыр:...
      320
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 09:18
      Узган ел Кукмарада аварияләрдә ике кеше үлгән
      Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Кукмара районы территориясендә 47 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 61е төрле тән җәрәхәтләре алган. -Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламу (17 һәлакәт), исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру (7 очрак), юлның каршы як...
      272
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 07:54
      Зур Сәрдектә “Күңелле стартлар” ярышы оештырылды (+фото)
      Зур Сәрдек мәдәният йортында Яңа ел лотереясы һәм "Күңелле стартлар" бәйрәме уздырылды. Бүләккә ике йөздән артык приз уйнатылды. Биш команда арасында барган ярышлар зур күтәренкелек белән узды. Зур Сәрдекнең егерме биш ир-егете көч сынашты. Рәмзия Хөсәенова хәбәре һәм фотолары.
      358
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 06:55
      Кукмарада чаңгы ярышлары үтте
      Кукмарада Кыш бабай призына чаңгы ярышлары буенча "Зилант" спорт мәктәбе беренчелеге үткәрелде. Ярышта Нырты, Нырья, Ош.Юмья, Зур Кукмара, 4нче мәктәп укучылары аеруча активлык күрсәтте. Җиңүчеләр менә кемнәр: 2003 елгы һәм алардан кечерәк кызлар: 1-Шарипова Римма (Нырты) 2-Ахметова Асыляр (Нырты) малайлар: 1м-Валеев Ильнур (Нырты) 2м-Камалеев Реналь (Нырты) 3м-Зарипов Данис (Б.Кукмор) 2001-2002...
      223
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 05:51
      Кукмараның иң талантлы укучылары Казанга бәйрәмгә барды
      "Мәгариф" милли өстенлекле проекты кысаларында Казанда республиканың иң талантлы укучыларын тәрбрикләделәр. Безнең районнан әлеге чарада күппрофильле лицейдан Алина Рәхимҗанова, Манзарас мәктәбеннән Илгинә Мотыйгуллина, Түбән Үрәс мәктәбеннән Наталья Филипповалар катнашты.
      261
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2015 - 04:33
      Иске Яңа елда Зур Сәрдек клубында “Аулак өй” гөрләде (+фото)
      Искечә Яңа ел бәйрәме кичендә Зур Сәрдектә өр-яңа тамаша - "Аулак өй" уздырылды. Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә нинди генә уеннар уйналмады! Бәйрәмгә килгән тамашачы һәр уенда күмәк катнашып, рәхәтләнеп ял итте. Яшьлек елларын сагынып яшәгән авылдашларга 80нче еллар дискотекасы да бәйрәм бүләге булды, дип хәбәр итте Зур Сәрдек мәдәният...
      234
      0
      0
    Реклама