Берсенә - 16, икенчесенә 17 яшь тулган егет белән кызны моннан җиде ел элек уртак дуслары Элизара таныштырган була. Дөресрәге, бистәбезнең Нур Баян урамы кызына әллә кайчаннан күз атып йөргән Нияз аннан Аиданың кәрәзле телефон номерын сорап ала.
-Нияздан килгән беренче SMS-хәбәр әле бүгенгедәй хәтеремдә. "Аида, әйдә, якыннанрак танышып, аралашыйк...