1 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмарада көн саен балалар өчен Яңа ел чаралары узачак
Балалар өчен Яңа ел чаралары: спорт ярышлары, конкурслар,чыршы тирәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар - 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр: 2 гыйнварда - Манзарас авылы урта мәктәбе стадионында, 3 гыйнварда - Кукмара 3нче урта мәктәбе стадионында, 4 гыйнварда - Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында, 5 гыйнварда - Кукмара...
-
Коточкыч авариядә өч кеше үлгән
Яр Чаллы-Зәй- Әлмәт юлының 18нче чакрымында юл һәлакәте булган. "ВАЗ-2105" автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе яны белән куркынычсыз араны сакламыйча, «Мерседес-Бенц» йөк автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел автомобильне йөртүче үзе, 82 һәм 58 яшьтәге пассажир хатыннар шунда ук һәлак була. Шул автомобильдәге 12 яшьлек кыз дәваханәгә озатыла. Чыганак http://www.chelny-izvest.ru/facts/34030.html фото: http://sloboda-msk.livejournal.com/18700.html
-
Яңа елны көткәндә (шигърият)
Еллар арты еллар үтеп тора, Гомер үткәннәрен искәртеп. Узган елгы хата-ялгышларны Кабатлама, диеп, кисәтеп. Һәр яңа ел нидер алып килер, Яхшы булыр кебек киләчәк. Өмет-хыялларың чынга ашып, Бәхет, гүя, ишелеп киләчәк. Телик, әйдә, бары яхшы теләк Күршеләргә, дуска, туганга. "Амин" дигән чакка туры килсен, Яңа елга сәгать сукканда. Кәҗә елымы...
-
Кукмараның өч авыл җирлеге “Chevrolet Niva” белән бүләкләнде
Татарстанда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында муниципаль берәмлекләр арасында смотр-бәйге үткәрелеп килә. Быел 93 муниципаль берәмлек һәм ике шәһәр округыннан 7 муниципаль учреждение җиңүче дип табылган. Аларның җитәкчеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Chevrolet Niva" җиңел автомобиле ачкычларын бүләк итте. Автомобиль ачкычларына безнең районнан...