29 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күрше Мамадыш районында коточкыч авария булган (+фото)
Мамадыш районында көчле авария булды. Мәскәү-Уфа автоюлында үзеннән алдагы транспортны узып китү өчен юлның каршы як полосасына чыккан чит ил автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. Авариядә җиңел автомобиль пассажиры һәлак була, шоферын авыр хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы алып китә, дип яза mamadysh-rt.ru сайты. фотолар http://www.mamadysh-rt.ru/ru/2014-10-22-11-09-11/item/8647-v-mamadyishskom-rayone-proizoshlo-uzhasnoe-dtp-foto.html алынды.
-
Район җитәкчесе һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район җитәкчесе Сергей Димитриев авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре белән үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясады, 2015 елга мөгезле эре терлекләр санын 30 меңгә җиткерү, бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүне җайга салу бурычын куйды. Төзелеш, социаль тармак җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә исә Яңа ел бәйрәмнәрен файдалы...
-
Сәрдекбаш урта мәктәбенең кар сыннары (+фото)
Сәрдекбаш урта мәктәбенең кар сыннары әллә каян күренеп, тирә-юньгә ямь биреп тора. Балалар мондый матур кар сыннары ясаган өчен Зөлфия апа Шакировага рәхмәтле, дип хәбәр итте Заһид Мөхәмәдҗанов.
-
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җиңү салюты" фестивале кысаларында зур чара узды (+фото)
"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җитмешенче җиңү язы килә" дигән концерт программасы һәм "Хәтер мәңгелек!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Зур Сәрдек җирлегендәге барлык балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, гимназия һәм мәдәният йортлары бай эчтәлекле экспозицияләр белән катнаштылар. Бәйрәмнең икече өлешендә җирлек тарихына багышланган "Сугыш җиле кагылган еллар" дигән...
-
Бәйрәмнәрдә массакүләм фигуралы шуу расписаниесе
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Олимп" боз сараенда массакүләм фигуралы шуу оештырылачак. Аның расписаниесе: фото: http://softo-poisk.net/news/20183-massovye-kataniya-na-konkah-ili-ximikys-na-ldu.html
-
Закиров Рәзил бәете
Закиров Рәзил Рәис улына багышлана Бисмиллаһи диеп башлыйм әле, Бу бәетнең башларын. Бишенче декабрь көнне, Гүргә керде башларым. Иртә белән алты тулгач, Тордым битләрне юдым. Чәйләремне ясап куйгач, Идәнгә мин егылдым. Әти җаным син елама, Бер канатым сынды дип. Әниеңне дус-иш туганнарыңны, Тирән сагышларга салдың дип. Әни, бәгърем иртә белән,...
-
Кайсы оешма иң матур итеп Яңа елга әзерләнде икән?
Әкият кар шәһәрчекләре, скульптуралар ясау, территория, биналарны бизәү буенча оешма, учреждение, предприятиеләр арасында узган район конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр: 1 урын - Кукмара инженерлык челтәре 2 урын - "Татавтодор"ның Саба филиалы 3 урын - "Олимп" боз сарае, "Зилант" спорт мәктәбе. "Иң матур бизәлгән бина" номинациясендә - район хезмәт...
-
Район мәктәпләре, балалар бакчалары арасында иң матур кар шәһәрчеге ясаучылар менә кемнәр
Әкият кар шәһәрчекләре, скульптуралар ясау, территорияне бизәү буенча район конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр: Төп һәм урта мәктәпләр арасында 1 урын - Мәчкәрә коррекция, Түбән Үрәс мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе 2 урын - Сәрдекбаш, Кәркәүч, Ядегәр мәктәпләре, күппрофильле лицей, Кукмара 1нче гимназиясе 3 урын - Кукмара 4нче, Мәмәшир, Лельвиж,...
-
Күкшел мәдәният йорты Яңа елга әзерләнә
Районыбыздагы һәр оешма-учреждение әкият кар шәһәрчекләре ясады. Күкшел мәдәният йорты каршындагы Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы да тирә-юньгә ямь биреп тора.