Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 декабрь 2014 яңалыклары

    • 19 декабрь 2014 - 11:35
      Район җитәкчесе Әминә Хөснетдинованы юбилее белән котлады
      Байлангар авылында яшәүче Хөснетдинова Әминә Бәдретдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев тәбрикләде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
      434
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 08:23
      Зур Сәрдек гимназиясенә багышлана
      Әй мәктәбем - бәллүр бишегем! (Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 100 еллык юбилеена багышлана) Еракларга багам, үткәннәрдә, Уелып калган күпме истәлек. Еллар узган саен искә төшә, Шул мизгелләр, исең китәрлек. Ниндиләрме? Санап бетергесез, Мәктәп белән бәйле барчасы. Капкасыннан алып бик тә якын, Зур бинасы, хәтта бакчасы. Шаулап...
      478
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 08:02
      Концертка килегез!
      22 декабрьдә район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган концерт була. 16 яшьтән олы булган тамашачылар чакырыла. Керү бушлай. Концерт 19 сәгатьтә башлана.
      686
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:59
      Район Советының 40нчы сессиясе булды
      Кукмара муниципаль район Советының 40нчы сессиясе булып узды. Анда 2015 елга һәм 2016-17 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты, район советының 2013 елның 12 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советының 2015 елга планы һәм башка мәсьәләләр каралды. Сессияне район Советы рәисе урынбасары...
      448
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:49
      Полиция кыш бабае балаларны котлаячак
      16 декабрьдән киләсе елның 18 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә. Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның...
      394
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 06:11
      Кешеләрнең усаллыгына шаккатам
      Мин сезгә кызым исеменнән шалтыратам. Ул үзе руль артында йөри. Юлда күп кенә күңелсезлекләрнең шаһите булырга туры килә аңа. Кешеләрнең мәрхәмәтсезлеген, усаллыгын күреп шакката ул. Кукмара урамнары тар, шуңа күрә кайбер урыннарда кешеләрнең капка яннарыннан да борылырга туры килә, ди. Ә йорт хуҗалары арасында, моны ошатмыйча, капка алларына таш баганалар,...
      402
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:41
      Чыршы бизәр чак җитте (+фото)
      Көннән-көн Яңа 2015 елга якынлаша барабыз. Кемдер бу вакытны өзелеп көтә: менә-менә сәгать уникене сугар да, барлык мәшәкатьләр юкка чыгар, тормыш яңа борылыш алыр кебек тоела. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, чыршы мәҗүсилек заманнарыннан ук яшәеш символы булып санала. Бу йоланың бер дингә дә катнашы юк. Борынгы Мисырда декабрь аеның иң...
      458
      0
      0
    Реклама