Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 декабрь 2014 яңалыклары

    • 10 декабрь 2014 - 11:33
      Кукмара 4нче мәктәбе командасы “Мәктәп баскетболы лигасы”ның республика этабында катнашачак
      Кукмара 4нче мәктәбенең егетләр командасы "Мәктәп баскетболы лигасы" республика турнирының Балтачта узган зона этабыннан беренче урынны алып кайтты. Нырья урта мәктәбенең кызлар командасы исә ярышта икенче урынга чыкты. 4нче мәктәп укучылары - Булат Шакирҗанов, Ильяс Мостафин, Адель Бариев, Руслан Заһидуллин, Ислам Сәлимгәрәев, Азат Әхмәтҗанов, Артем Зәйнуллин, Инсаф Нуриевлардан торган команда...
      362
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 10:54
      Игътибар, акция! “Кыш бабай бүләге”
      "Хезмәт даны" газетасы редакциясе 11-20 декабрь көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша район газетасына язылучылар арасында термос-чәйнек (термопот) уйната. Шушы көннәрдә газетага язылып, квитанцияләрен 26 декабрьгә кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки аның күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 29 декабрьдә ачыкланачак. Әлеге акциянең спонсоры - Янсыбы...
      364
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 09:07
      Әниләр көне уңаеннан “Хезмәт даны” газетасына язылучылар арасында игълан ителгән конкурсның җиңүчесе билгеле
      Кешегә көтелмәгән бүләк ясау күңелле инде ул. Гаҗәпләнү катыш сөенечле күз карашларын күреп үзеңнең дә кәефең күтәрелеп китә. Манзараста яшәүче Лилия Гомәрованы да сөендердек әле: Әниләр көне уңаеннан вәгъдә ителгән тузан суырткычка ул ия булды. 22-29 ноябрь көннәрендә "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында игълан ителгән конкурста (аның спонсоры Олыяз авылында...
      407
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:30
      Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин кәрәзле телефон откан
      Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының 1 нче курс студенты Нияз Кәримуллин Казан шәһәрендә үткән концертта тамашачы булып, анкета тутырып лотереяда катнашкан һәм очраклы рәвештә җиңү яулап, кәрәзле телефон откан. Котлыйбыз!
      385
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 06:35
      Могҗизаны үзебез тудырыйк
      "Хезмәт даны" газетасы могҗизалар турында яза башлады. Могҗиза һәр авылда бардыр ул. Мәсәлән, Чишмәбашта моннан 180 еллар элек - ул Коллар авылы исемен йөрткәндә үк, Мәчкәрә бае Үтәмешев авыл халкына таудан таш чыгартып, аны ат белән ташытып, зур итеп мәчет салдыра. Күпьеллар ул Таш мәчет дип йөртелә, анда Фатыйх Сәлихов...
      376
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 05:30
      Районыбызның авыл мәдәният йортларында күптөрле чаралар уза
      Аш-Буҗи авылы клубында "Туган көнең белән, бәләкәч" - яңа туган балаларга таныклык тапшыру тантанасы, Кәчимир авылы клубында "Гаилә - гомер чишмәсе" дигән яшь гаиләләр белән очрашу, Березняк авылы мәдәният йортында, яшьли тол калып, 4-5 бала тәрбияләп үстергән әниләр катнашында "Ялгыз гомер кичерсәләр дә" дигән кичә булды. *** Мәдәният елы уңаеннан,...
      1636
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 04:19
      "ТНВ-планета"ның "Манзара" тапшыруында Сазтамак балалар бакчасын күрсәтәчәкләр
      Бүген иртән ТНВ-планета телевизион каналының "Манзара" тапшыруында Сазтамак авылы балалар бакчасының эшчәнлеге, нәниләрнең биредә милли-мәдәни рухта тәрбияләнүе турында репортаж күрсәтелде. Әлеге репортажны кабат кичен 16 сәгать 20 минутта карарга мөмкин булачак. фото: http://yashel-bishek.ucoz.ru/index/ja_alyklar_news/0-137
      445
      0
      0
    Реклама