4 декабрь 2014 яңалыклары
-
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте мультфильмнар сериясе төшерә башлады
Подписка турындагы мультфильм белән түбәндәге сылтама аша барып танышырга мөмкин. https://www.youtube.com/watch?v=YQJV_z9rgw8&app=desktop фото: http://ru.clipartlogo.com/premium/detail/stock-image-of-a-man-silhouette_65109127.html
-
Нәшид-мөнәҗәтләр, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков Кукмарада концерт куячак
12 декабрьдә нәшид-мөнәҗәтләр, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков концерты була. Ислам диненә, әдәп-әхлакка, күңел сафлыгына багышланган театральләшкән концерт-тамаша район мәдәният йортында 19 сәгатьтә башлана. Билетлар - мәктәп яшендәге балалар өчен 100 сум, олылар өчен 200 сум.
-
Зур Кукмара мәчетендә ислам нигезләрен өйрәтәчәкләр
Зур Кукмара мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен дини укулар оештырыла. Беренче җыелыш 7 декабрь, якшәмбе көнне була. фото: http://www.modernghana.com/news/452874/1/wrong-interpretations-by-maulvis-defaming-islam.html
-
Район җитәкчесе “Аргамак” инвалидлар командасы вәкилләре белән очрашты (+фото)
Район җитәкчесе Сергей Димитриев "Аргамак" инвалидлар командасы вәкилләре - шахмат-шашка ярышларында күпсанлы җиңүләргә ирешкән спортчылар белән очрашты, аларга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге спортчыларның, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, үзләрендә көч табып, актив тормыш алып барулары, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалап, спорт өлкәсендә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешүләре соклану тудыра.
-
Березняк мәктәбе укытучысына “Яшел Россия” экологик җәмгыятенең Дипломы тапшырылды
Республикабызның экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан хөкүмәте һәм "Яшел Россия" иҗтимагый бөтенроссия экологик җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде. Әлеге чарага район мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы, Березняк урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Расил Набиев та чакырулы иде. Аңа әйләнә тирә мохитне саклаудагы хезмәтләре өчен...
-
Кукмара кызы Гүзәл Баһавиеваның кул эшләре күз явын алырлык
Һәркем бу тормышта бәхетле булырга тели. Әмма язмыш сынауларны үзенчә билгели. Кемнеңдер юлына күтәрә алмаслык авырлыклар китереп куя, ә кемнеңдер өлешенә зурдан-зур шатлыклар туры килә. Кайбер кешеләр: "Нишләп минем белән генә шундый хәлләр була соң?" - диләр, ә якын-тирәләрендә аларга караганда да авыррак хәлдә калучылар бар икәнен аңламыйлар. Кукмара кызы...
-
“Зилант”та “Көзге кубок – 2014”кә нәтиҗә ясалды
Гомумфизик әзерлек буенча чаңгы түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр арасында комплекслы ярышлар ике этапта үтте. Иң яхшы спортчыларның исеме бал системасы буенча ачыкланды. Кызлар арасында иң яхшылар булып Лия Глухова, Диана Вуклова, Аня Арсентьева, Аня Шакаева, Лена Геранина, Зәлидә Сибгатуллина (Нырья), яшүсмерләр арасында Руслан Акашкин, Максим Петров, Ленар Ибятов (Ош.Юмья), Витя Арсентьев, Владимир...
-
Манзарас мәктәбендә инвалидлар көне уңаеннан зур чара узды (+фото)
Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның Манзарас урта мәктәбендә зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар мәктәпнең Сабир Әхтәмов музеенда булдылар, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов,...