1 декабрь 2014 яңалыклары
-
Рәхмәт, әнкәй!
Ташлы-Елга авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рауза Гадиевага багышлана. Кайчак кояш саран елмайса да, Куркыта алмас салкын һич кенә: Көзләр, кышлар буе җылытучы Кояш бар ла өйнең эчендә! Бер-бер артлы узган еллар сафы Чалартса да синең чәчеңне. Сөбханалла, күзләреңә карап, Беркем бирмәс сиксән яшеңне. Ул күзләрдә...
-
Китапханәдә “Современница” клубының утырышы үтте
Китапханәче Валентина Похомова район үзәк китапханәсендә "Туган көн тарихы" темасына "Современница" клубының утырышын үткәрде.Әлеге чара клуб әгъзасы Валентина Королеваның юбилеена багышланган иде. Кичә компьютер презентациясе белән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында дәвам итте. фото: http://kzinform.com/ru/pr/26977.html
-
Манзарас мәктәбендә “Без коррупциягә каршы” дигән дәрес уздырылды
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Манзарас урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән "Без коррупциягә каршы" дигән дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә район прокуроры урынбасары Нәфис Миначев, район җитәкчесе урынбасары Гөлшат Нурмөхәмәтовалар катнашты. Түгәрәк өстә артында ришвәтчелек, аның сәбәпләре турында сөйләшенде, сорауларга җаваплар алынды. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия...
-
Купкада бәйрәм концерты күңелле үтте (+фото)
Купка мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды. "Әйтче әле, бармы бу дөньяда яратмаган ана баласын?" дигән концертка халык бердәм булып килгән иде. Клуб мөдире Заһидә Галимова: "Әйдә, бәйрәмне бергә алып барабыз", - дигәч, бик теләп риза булдым. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Залда утыручы...
-
Лубянда Яңа ел чыршысы куелды
Лубян авыл җирлеге территориясендә Яңа елга хәзерлек эшләре башланып китте, мәһабәт зур чыршы урнаштырылды. фото: http://sites.google.com/site/wyldwikki/10-popular-youtube-videos
-
Укучылар фән фестиваленнән җиңү белән кайттылар (+фото)
Казанда республикакүләм фән фестивале узды. Анда районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин, Даниил Иванов, күппрофильле лицейдан Станислав Демьяновлар катнашты. Егетләр "Энергетика, энергонәтиҗәлелек һәм энергияне саклаучы технологияләр" юнәлешендә икенче урынны алып кайттылар.