Ак мәчетем (шигърият)
Баш ияргә сиңа кайтам әле,
Тоткарлады еллар агышы.
Бала чагым әйләнәңдә үтте,
Колагымда азан тавышы.
Авыл уртасында
Ак мәчетем тора...
Хәтерлимен әле барын да
Урам балалары җыелышып,
Туплар уйный идек яныңда.
Күпме эзләр салдым,
Синең янда...
Үткәннәрне уйлап моңаям,
Истәлегең өчен рәхмәт әйтеп,
Еллар аша сиңа елмаям.
Гаҗәпләнмә, кайткач яннарыңнан,...