20 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Березнякта үгез үзенең хуҗасын сөзгән
Районыбызның Березняк авылында коточкыч фаҗига була. 500 килограммлы үгез утарның ишеген җимереп чыга һәм үзенең 80 яшьлек хуҗасына ташлана. Бу хәлләр очраклы рәвештә генә шул тирәдә булган күрше малаеның күз алдында була. Яшүсмер, каты итеп кычкырып, ярдәм чакыра. Шул арада килеп җиткән ир-атлар үгезне көч-хәл белән куып җибәрәләр. Зыян күрүче...
-
Игътибар, игътибар! Өр-яңа акция - “Әниләргә бүләк”
"Хезмәт даны" газетасы редакциясе 30 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан, 24-29 ноябрь көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша район газетасына язылучы хатын-кызлар арасында тузан суырткыч уйната. Шушы көннәрдә газетага язылып, квитанцияләрен 8 декабрьгә кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки аның күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 8...
-
Район Советында берләштерелгән утырыш булды
Район Советының законлылык һәм хокук тәртибе, икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссияләренең, район иҗтимагый Советының берләштерелгән утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә район Советының 39 сессиясенә каралуга тәкъдим ителүче карарлар проекты тикшерелде. Киңәшмәдә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина, финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, район Советы юристы Ирина Ходова, район...
-
Нырты мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңү яулады
Нырты урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Алинә Галимуллина, Эльмир Мирзагаянов, Азат Фатыховлар (җитәкчеләре Гөлнара Мирзагаянова) "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яулап кайттылар. фото: http://tv.yandex.by/149/program/25835/event/23789351
-
Туембаштан Халит Хәләүтдинов Түбән Камада узган киокусинкай каратэ ярышыннан икенче урын белән кайтты
Түбән Камада киокусинкай каратэ буенча шәһәр беренчелегендә Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм Ульяновск, Димитовград, Ижевск, Сарапул, Самара шәһәрләреннән 12-15 яшьлек 115 спортчы көч сынашты. Туешбаш авылыннан Халит Хәләүтдинов (тренеры Алмаз Гәләветдинов) үз үлчәү авырлыгында икенче урынны алды. фото: http://www.gorodnet.com/c3m47m9674797.html
-
Сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестиваль-конкурста катнашты
Казанда балалар һәм яшьләр иҗатының "Талантлар теләктәшлеге" VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Александр Ишморатов "Халык уен кораллары. Соло" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Андрей Сабанаев исә өченче дәрәҗә дипломант булды. фото: http://www.kommolrb.ru/konkurs/1398--l-l-2014r
-
Райондашыбыз, Татарстанның атказанган табибы Зиннур Закиров белән әңгәмә
Читтә яшәүче күренекле якташларыбыз белән элемтәгә кереп, әңгәмәләр оештыру күркәм традициягә әверелеп бара. Бу юлы Олыяз авылында туып-үскән райондашыбыз, Татарстанның атказанган табибы, медицина икътисады буенча фәнни язмалар авторы Зиннур Закиров белән хәбәрләшергә булдык. -Зиннур әфәнде, савап булсын: сүзне үзегез, гаилә әгъзаларыгызның хәл-әхвәлләрен белешүдән башлыйк әле. -Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Үзем турында:...
-
Уеннан-уймак чыга күрмәсен!
Үз-үзләренә кул салучы балалар саны буенча Русиянең дөньяда беренче урында булуы хакында ишеттем дә, уйга калдым. Ел саен 100 мең яшүсмернең 16сы үз теләге белән якты дөньядан китә икән. Нинди заман соң бу?! Тормышның әле ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшүсмерләрнең үз-үзен үтерүе заман чиренә әйләнеп бара бит? Биек йортлардан...
-
Зур Сәрдек халык театры авылларда спектакль куйды
Зур Сәрдек халык театры Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектаклен Чуллы, Вахит, Олыяз, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Яңа Сәрдек авылы тамашачыларына тәкъдим итте. фото: http://vk.com/id88512587