Авылларда ипи исе килә
Таң атканда, иртәнге томан белән, Адай авылына искиткеч тәмле ис тарала. Кызарып, күпереп мичтән яңа гына пешеп чыккан икмәк-ипекәй исе.
Аш-Буҗи авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновның киң колач белән алып барылган бүгенге эшчәнлеген күреп, ак көнләшү белән кызыгып кайттым. Күз генә тимәсен, авылда кибет тоту, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю,...