Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларда ипи исе килә

Таң атканда, иртәнге томан белән, Адай авылына искиткеч тәмле ис тарала. Кызарып, күпереп мичтән яңа гына пешеп чыккан икмәк-ипекәй исе. Аш-Буҗи авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновның киң колач белән алып барылган бүгенге эшчәнлеген күреп, ак көнләшү белән кызыгып кайттым. Күз генә тимәсен, авылда кибет тоту, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю,...

Таң атканда, иртәнге томан белән, Адай авылына искиткеч тәмле ис тарала. Кызарып, күпереп мичтән яңа гына пешеп чыккан икмәк-ипекәй исе.

Аш-Буҗи авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновның киң колач белән алып барылган бүгенге эшчәнлеген күреп, ак көнләшү белән кызыгып кайттым. Күз генә тимәсен, авылда кибет тоту, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, Аш-Буҗи, Адай авылларындагы пекарняларда ипи, камыр ризыклары җитештерү өчен күпме көч, үҗәтлек, һәр башлаган эшеңне ахырына кадәр төгәлләү кирәк, ләбаса.

Бүген эшмәкәрнең алдагы ике эшчәнлегенә тукталып тормыйча, көн дә өстәлебез түрендә урын алган ипи пешерү осталыгы турында сөйләргә булдык.

Сүзне юкка гына Адайдан башламадык. Быел әлеге авылда заманча, бар таләпләргә туры китереп эшләнелгән пекарня төзеп куйган Фәнис абый. Аның белән идарә итүне ул югары белемле технолог улы Фәнүскә тапшырган.

-Ничә еллар дәвамында Аш-Буҗидагы пекарняда ипи пешергән идек. Ипиләребезгә сорау зур булганлыктан, анда тиешле күләмдә җитештерә алмый башладык һәм Адайда менә шушы пекарняны төзергә уйладык, - ди Фәнис абый. - Мактанып әйтүем түгел, районда мондый шартлар булган пекарня юк әле. Бөтен процесс автоматлаштырылган дисәм дә була, кызларга кул хезмәте аз эләгә. Суга өзеклек булмасын өчен пекарня янына кое казыттык, кайнар суы да килеп тора, хезмәткәрләр өчен душ кабинасы да куйдырдык. Салымнарны, пенсия фондына түләүләрне тиешенчә кертеп, хезмәт хакын, "больничный", декрет акчаларын вакытында биреп барабыз. Бүгенге көндә биш анага декрет акчалары түләнә.

Адайдагы пекарняда бүгенге көндә 14 кеше эшли. Ипи пешерүчеләр кичке сәгать 4тә эшкә тотыналар да, төне буе ничәмә-ничә төрле икмәк-булка продукциясе пешереп, иртәнге якта өйләренә таралалар икән. Технолог Наталья Сафина һәрдаим эшнең барышын күзәтеп, тикшереп кенә тора. Чөнки сыйфат ягы берничек тә аксамаска тиеш. Юкка гына кибетләрдә: "Адайныкын, Хәмәтдинов ипиен бирегез әле?"- дип аерым сорап алмыйлар бит. Онны да, чүпрәне дә инде ничә еллар дәвамында сыналган бер генә җирдән алып кайталар икән. Кайвакытта сүнеп куйган ут кына мичтәге камырга зыян салып куярга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә запас ут чыганагы - генератор урнаштыру артыннан йөриләр.

Пекарняда ассортимент бай: дүрт-биш төрле ипидән тыш, пешекче апалар сохари, "бублик", "рогалики", "плюшка"лар да пешерергә өлгерәләр икән. Язып өлгереп булмады: ике дистәгә якын продукция исемен санап чыктылар. "Бер төнгә мичләрдән ике мең данәгә якын ипи пешеп чыга. Күләмне арттыру өчен эш сәгате җитми, алга таба көндез дә пешерүне җайга салырга уйлыйбыз, планда -чәк-чәк җитештерү", - диделәр биредә.

Аш-Буҗи авылындагы пекарня исә пироглар пешерү өчен көйләнелгән. Биредә дә ассортимент зур - 15 төргә якын пирог җитештерелә. Туйлар, төрле бәйрәмнәр өчен заказлар да алалар икән.

-Эшебез җайга салынды инде, башка мәшәкатьләнмәсәң дә була дип, бер урында гына таптанып тормыйбыз, өйрәнәбез, җитештерүчәнлекне арттыру өчен читтән технологлар чакыртып, аларның эш алымнары белән танышабыз, - диде Фәнис абый саубуллашканда.- Яңалыклар гел кирәк, алга таба йөгереп, чабып барганда гына эш тагын да алга китәчәк.

...Иртәнге сәгать алтыда Хәмәтдиновларның пекарняларыннан өч машина районыбызның өч ягына юлга кузгала. Сатып алучыларга, яңа гына табадан төшкән, кайнар ипекәйләрне китереп җиткерергә ашыгулары аларның.

Адай авылындагы пекарняда бер елга якынча 1 миллион 200 сумлык продукция җитештерелә. Аш-Буҗида исә бер айга 350 мең сумлык продукция эшләп чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk