5 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Түбән Өскебаш мәктәбендә математикадан олимпиада узды
Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Түбән Өскебаш урта мәктәбендә математикадан Әгзәм Гарипов истәлегенә олимпиада уздырды. Анда район мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт: 8нче сыйныф укучылары арасында: I нче урын - Кукмара 3 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Бариева...
-
Кукмаралылар “Җырлыйк әле”дә катнашты
"Татарстан-Яңа гасыр" каналындагы чираттагы "Җырлыйк әле" тапшыруы 28 октябрьдә районыбызның 12 үзешчән җырчысы катнашында әзерләнде. Алар 80нче елларга кадәр популяр булган һәм заманча җырлар башкарганнар. Үзешчән композитор Илгиз Зарипов көйләренә язылган җырлар да яңгыраган. фото: http://vk.com/club14743739
-
Сазтамак, Байлангарда зират җыештыру өмәләре узачак
7-8 ноябрьдә Сазтамак, Байлангар авылларында зират җыештыру буенча өмә үткәрелә. Башлана сәгать 8.00дә. фото: http://www.irk.ru/news/20080430/cemetery/
-
“Хезмәт даны” газетасына язылу бара
2015 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу бара. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе дә үзенең 8 мең укучысы белән ике арадагы элемтәләр өзелмәс дип ышанып кала. Бу подписка чорында да әбүнәчеләребезне күңелле чаралар - газета укучылар белән очрашулар, төрле конкурслар, сораштырулар үткәрү, атна саен газетага язылучылар арасында...
-
Табибларның да төрлесе бар
Табиблар турында төрле фикерләр ишетергә, укырга туры килә. Чыннан да, авыруларга чын күңелдән ярдәм итәргә, бар күңелен биреп дәваларга тырышучылар белән беррәттән, тәкәббер, үзен башкалардан бер башка өстен куючылар да очрый. Бер мисал. Район үзәк дәваханәсенә 10 көн дәвамында дәваланырга йөрдем. Иртәгә соңгы дәвалануны алам дигәндә кичтән салкын тидердем. Иртән...
-
Өебез җылынды, тик юл гына...
Күпкатлы йортыбызның шәхси җылылык системасына күчүенә сөенеп бетә алмыйбыз. Өйгә кайчан кайтып керсәк тә, җылы, рәхәт, краннардан кайнар су да агып тора. Әмма шунысы бар: газ торбаларын сузган вакытта йорт тирәсен казыганнар иде, барлы-юклы вак ташлары кызыл балчык астында күмелеп калды. Кайбер урыннарын хәтта тигезләмәделәр дә. Көзге пычраклар, яңгырлар вакытында...
-
Булмас димә, дөнья бу!
Күрмәгәнгә - әкият, күргән кешегә - чын, дигән әйтем бар. Бер танышым сөйләгән хәлгә мин дә башта ышанмый тордым. Булмас ла, мин әйтәм. Чак үпкәләтмәдем үзен. -Малай чагым. Икенче сыйныфны гына тәмамлаган идем әле, - дип тавышына серлелек биреп башлады ул хикәятен. -Әй, ул җәйге каникулларның тәме! Кичен болынлыктан гармун...