27 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмара аграр көллиятендә яшь комбайнчылар арасында оештырылган телевизион бәйгенең икенче этабы узды
Янил авылындагы "Кукмара аграр көллияте" базасында республиканың 30 яшькә кадәрге комбайнчылары арасында оештырылган телевизион бәйгенең икенче этабы үтте. Әлеге ярышта яшь комбайнчыларның теоретик һәм гамәли белемнәре сыналды. "Кукмара аграр көллияте" экипажы - Раниф Нуруллин һәм аның ярдәмчесе Рафаэль Андреев, үз осталыкларын күрсәтеп, 13 команда арасында 3 призлы урын алуга ирештеләр....
-
Фестивальдән ЮНЕСКО дипломы белән кайттылар (+фото)
Туапсе шәһәре янындагы "Комсомольск" лагеренда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге инде өченче ел рәттән, төрле милләт балалары арасында мәдәни фестиваль уздыра. Быел Татарстаннан бу саллы чарада 50гә якын бала катнашты. Фестиваль программасында иҗади очрашулар, мастер-класслар, милли бәйрәмнәр, күпсанлы экскурсияләр, үзенчәлекле концерт программалары, яңа милли проектлар тәкъдим итүләр булды. Кара диңгез буенда,...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында соңгы кыр эшләрен төгәлләп, техниканы саклауга кую, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен малларны ашату технологиясен төгәл үтәү, яшь малларның сакланышын тәэмин итү турында сөйләшенде. Төзелеш тармагында сафка басучы объектларның сыйфатлы булуына ирешү, поселокны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыкта кимчелекләрне төзәтү, халык өчен уңай...
-
“Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы була
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына "Хезмәт даны" газетасы каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы 31 октябрьдә район үзәк китапханәсендә үткәрелә. Башлана 13 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез! фото: http://ru.123rf.com/photo_13870790_old-books-scrolls-feather-pen-inkwell-and-candles-on-wooden-table-on-brown-background.html
-
Поч.Кучук мәктәбендә Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада булды
Кукмара мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбендә районыбызның 8-11нче сыйныф укучылары арасында географиядән Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада узды. Анда район мәктәпләреннән 100дән артык бала катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт: 8нче сыйныф укучылары арасында: I нче урын Нырья урта...