14 октябрь 2014 яңалыклары
-
Меңнән бер эш (шигърият)
Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек. Бала күңеле бикле аңа - кара урман Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан. Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда Горур баскан, дело тоткан казый анда. Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый Сафка баскан сүзләр белән карар укый....
-
Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре бирү планлаштырыла
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру планлаштырылу сәбәпле, район Башкарма комитеты агымдагы елның 17 октябренә кадәр Социаль яклау бүлеге белгече Регина Ринат кызы Мусинага 2-64-65(яки 2-84-76) телефоны аша түбәндәге мәгълүматларны җиткерүне сорый: -тыл хезмәтчәннәре турында (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгының 20 маддәсе), -башка районда теркәлеп,...
-
“Тылсым”да инвалидлар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу ярышлары була
18 октябрьдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу ярышлары була. Башлана 9.00дә. Үзең белән алмаш аяк киеме алып килү сорала. фото: http://superpodarok.h12.ru/pages/catalog/chess/218gm71m.htm
-
Бәрәңге уңышы начар булуга бәрәңге авырулары гаепле, диләр белгечләр
Раббыбыз икмәк белән бәрәңгедән аермасын, дигән сүзләрне ачлы-туклы заманнарны күргән өлкәннәрдән еш ишетәбез. Дөрестән дә, бәрәңге - төп ризыкларыбызның берсе. Әмма соңгы елларда аның уңышы кимүе борчый. Яздан көзгә кадәр бакчада бил бөгеп үстергәннән соң, утырткан кадәр дә җыеп ала алмагач, күпләрнең җир эшеннән күңеле бизде. Барысына да бәрәңге авырулары...
-
Олыяз җирлегендә Өлкәннәр көне узды
-Май чүлмәге тышыннан билгеле. Әнә, кара, - дип, миңа һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗановка күрсәтә район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров. -Басу буйлап салам эскертләре тезелгән, хәтфә кебек ямь-яшел уҗым басулары, туңга сөрү вакытында башкарылган... -Күпне күргән ветеран Олыяз җирлегендә үтәчәк өлкәннәр көненә барышлый сөенечен яшерә алмый....
-
Нормабашта җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды (+фото)
Агымдагы елның 8 октябреннән 18 октябрьгә кадәр республикада әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү ункөнлеге игълан ителгән иде. Әлеге декадага нормабашлылар да актив кушылды. Бу якшәмбедә алар авыл зиратын чистарттылар һәм җиләк-җимеш бакчасына нигез салып, анда 200дән артык агач утырттылар. -Хәзер нинди генә көннәр билгеләп үтелми бит. Хәтта агач утырту, агачлар көне дә...
-
Кукмарада "Әйдәгез, чистартыйк!" дигән акция игълан ителде
Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыбыз яшәгән төбәгенең матур, әйләнә-тирәнең чиста, төзек булуын тели. Ләкин күзгә ташланган иске каралты-куралар, хуҗасыз биналар, чүп өемнәре, чакыр-чокырлы урам юллары районыбызны һич тә бизәми. "Әйдәгез, чистартыйк!" дигән акция игълан итеп, поселок һәм авылларның ямен алып торучы урыннарны барлыйк һәм хәлне яхшыртучы һәркайсыбыз өлешебезне кертик әле. Бөтен район...
-
Укытучылар көне уңаеннан бер төркем мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Укытучылар көне уңаеннан Халидә Хөсәенова (4нче мәктәп), Мөнәвәрә Шәфигуллина (Зур Сәрдек гимназиясе), Розалия Закирова (поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасы), Ирина Гафарова (поселокның "Ромашка" балалар бакчасы), Гөлнара Сабирова (Киндеркүл балалар бакчасы мөдире) Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Югары Чура мәктәбе укытуычсы Эльмира Тукеевага Татарстан мәгариф һәм фән...