Китте... Әллә озакка, әллә мәңгелеккә (хикәя)
Без - туган җирдә, туган нигездә яшәүчеләр - күбебез аңлап та бетермибез, ахры, үзебезнең нинди бәхетле кешеләр икәнлегебезне.
Минем малай вакыт. 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Безгә читтән кунакка бер туганыбыз кайтып төште. Зур чемодан белән күчтәнәчләр, бүләкләр, кием-салым алып кайткан. Ул вакыттагы безнең сөенүләрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Бик ярлы,...