2 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде (+фото)
Башлангыч ветеран оешмасы җитәкчеләре, актив яшәү рәвеше алып барган пенсионерлар иң элек районыбызда соңгы елларда сафка баскан объектларда булдылар. Аннан соң бәйрәм Кукмара күппрофильле лицеенда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады. -Һәр эштә сезнең тәҗрибәгезгә, акыллы киңәшләрегезгә таянабыз. Районыбызның һәр тармагының үсешенә сезнең саллы...
-
Кукмарада "Игътибар - балалар" акциясе төгәлләнде
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар. -Акция барган чорда барлыгы 835 административ беркетмә...
-
Арпаяз авылында яшәүче Фатыйма апа өч тапкыр үлемнән калган
Кемерово якларыннан кайтып, бүгенге көндә Арпаяз авылында энесе гаиләсендә бәхетле картлык кичерүче Фатыйма апага үз гомерендә шактый мулдан татырга туры килә кайгы-хәсрәтне. Яшьләй яратышып кавышкан, мунчада ис тиеп вафат булган ирен мәңгелеккә югалту, фермада яңа туган бозауны кисәк күтәрүе аркасында әле туарга да өлгермәгән сабыеның карынында ук үлеп, гомерлеккә баласыз...
-
5 октябрьдә Кукмара мәдрәсәсендә укулар булмаячак
Корбан бәйрәме көннәренә туры килү сәбәпле, 5 октябрь, якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә укулар үткәрелми. Районыбыз авылларында, башка төбәкләрдә яшәүче шәкертләребезне 12 октябрьдә чакырабыз. Беренче сыйныфка укырга керергә теләүчеләргә дә шул көнне килеп укый башларга мөмкин. фото: http://tatarile.org/news/en/node/2413
-
Райондашыбыз "Татарстанның атказанган төзүчесе" дигән исемгә ия булды
Республиканың төзелеш тармагы үсешенә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Стройсервис" ябык акционерлык җәмгыятенең төзү эшләре җитәкчесе Мәрданов Ренат Нәкыйп улына "Татарстанның атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем исем бирелде.
-
Район җитәкчесе имамнар белән очрашты
Район җитәкчесе Сергей Димитриев бистәбезнең үзәк мәчетендә дин әхелләре белән очрашты. Шулай ук очрашып-сөйләшүдә район прокуроры Минемулла Нәҗипов, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, "Ярдәм" мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы очрашуга килүчеләрне...
-
Районыбызның Нормабаш авылында “Бәрәңге” бәйрәме узды (+фото)
Әлеге бәйрәм кысаларында узган ярминкәдә районның бәрәңгене күпләп игүче Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, "Кукмара" аграр көллияте, крестьян-фермер хуҗалыклары сыналган, мул уңыш бирүче, авыруларга бирешмәүче сортлы орлыклык һәм азык-төлек бәрәңгесе саттылар. Сатып алучылар исә нормабашлылар гына түгел, район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан да җыелган иде. Әлбәттә, ярминкәдә бер бәрәңге генә түгел,...