23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Кара-Елгада мәчет төзелеше бара (+фото)
Кара-Елга авылы мәчетен төзүдә абыйлы-энеле Ильназ һәм Нияз Харисовлар, Расим Рахматуллин, әтиле-уллы Миньяр, Ильфат Мөхәммәтҗановлар аеруча үзләренең тырышлыкларын куялар,чын күңелдән эшлиләр. Булдырасыз, егетләр! Заһид Мөхәммәтҗанов фотолары һәм хәбәре
-
Кукмараның Рудник авылында "магнитлы" әби яши
-Күрче, төшеп китмиләр бит! Менә гаҗәп! Рудник авылында яшәүче Талига әби Шакированың түшенә тезгән тимер калаклар, чыннан да, ябыштырып куелган кебек торалар. Әйтерсең, әбинең эчендә күзгә күренмәс магнит бар. Бу кызыклы үзенчәлеген ул моннан унбиш еллап элек ачкан. -"Магнитлы" кешеләр турында ул елларда гәҗитләрдә язмалар чыккалады бит. Күкрәк турысына калак-чәнечкеләр...
-
Казахстанга Кукмарадан 140 кешелек делегация барды
Узган атнада Казахстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрүгә кукмаралылар да зур өлеш кертте. Район башлыгы җитәкчелегендә 140 кешелек делегация-төзүчеләр, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар вәкилләре, үзешчән артистлар, аш-су осталары "Кукмара" милли утарында Сабантуй кунакларына хезмәт күрсәттеләр. Милли гореф-гадәтләр белән сугарылган, район тормышын, халкыбызның көнкүрешен, мәдәният-сәнгатен чагылдырган утардан кеше өзелеп тормады. Районыбыз...
-
Якташыбыз, мари кызы Ангелина Сираҗетдинова Татар Дәүләт филармониясендә эшли
Тормышында күркәм уңышларга ирешкән якташларыбыз өчен ничек сөенмисең! Булдыра шул безнекеләр! Кукмара кызы Ангелина Сираҗетдинованың да (Саммасова) Татар Дәүләт филармониясендә эшләве очраклы түгел: иң оста сәнгать сөючеләрне генә кабул итәләр анда. Ангелина исә - скрипкачы, оркестрда уйный. Телефоннан шалтыратып, хәлләрен белергә булдык әле. -Ангелина, музыка сәнгатенә тартылуыгыз кайдан килә? -...