15 август 2014 яңалыклары
-
Сак булыгыз: Кукмарада карак йөри! (+фото)
Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге кибетләрдән күп тапкырлар акча урлаган билгесез ирне эзли. Билгеләре: карап торышка 30-35 яшь, буе 175-180 см, кыска карасу чәчле, баш түбәсендә 30 һәм 50 мм зурлыгындагы ике яра эзе бар, кулларын артка куеп йөри. Әгәр бу фотосурәтәге кешене таныгансыз һәм аның кайда...
-
Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Районның территоризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда республика көне һәм Белем көне уңаеннан үткәреләчәк чараларда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризм актларны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, 14 сентябрьдә булачак сайлауларда куркынычсызлык чаралары күрү, сәламәтлек саклау һәм спорт обьектларында террордан саклану торышы һәм өстәмә чаралар күрү мәсьәләләре каралды....
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
"Кабатланмас мизгел" бәйгесенә Гөлфия Минимуллина җибәргән фотоны сезгә тәкъдим итәбез. "Әйдәле, күбәләк, сөйләшик бергәләп"
-
Эстониядән кунаклар килде (+фото)
Күптән түгел Эстониядән килгән иҗат төркеме мариларның "Кна вел" ансамблендә кунакта булдылар. Аларның бирегә килү максатлары - районыбызда яшәүче мариларның гореф-гадәтләре турында документаль фильм төшерү иде. Студентлар этнографик материаллар җыю буенча зур эш башкардылар, алар фин-угор халкы турында семинар хезмәтендә чагылыш табачак. Эстониялеләр районның концерт бригадасы составында Шәмәрдәндә дә булып,...
-
Мини-футбол буенча турнир үткәрелә
23 августта Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорт комплексында Рамил Әхтәмов истәлегенә район командалары арасында мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Башлана. 8.30 сәгатьтә. фото http://forum.gold-forum.ru/lofiversion/index.php/t7183-100.html
-
"Мәк-2014" операциясе бара
Татарстанда "Мәк-2014"оператив-профилактик операциясе бара. Әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия икән, түбәндәге телефон номерына шалтыратыгыз (843)273-43-45 яки идарәнең интернет-сайтына хәбәр итегез: http://ufskn.tatar.ru. фото http://www.proshkolu.ru/contest/foto9/file2/1668907
-
Өркештәге дини лагерьдан кунаклар өзелми
Өркеш авылындагы дини гыйлем һәм тәрбия бирүче җәйге лагерьда "Безнең мирас" журналы мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе профессоры Фирдәвес Гарипова балалар өчен конференция үткәрделәр, үз китаплары белән таныштырдылар. Ләбиб Лерон "Безнең Мирас" журналы турында да сөйләде, журналлар да алып килгән иде. Фирдәвес ханымның авыллар, елга-чишмәләр исемнәренең...