12 август 2014 яңалыклары
-
Биш бала әнисез калган
Өч яшьлек Айрат килә дә, әтисенең куенына сарыла. Сабый акылы белән әнисенең аны инде бүтән кысып кочаклый алмавын аңлый, шуның белән әнисеннән дә тиешле булган назны алып калырга тели ахрысы ул. 37 яшьлек Зиләфрүз бу адымына барганда балалары, урын өстендәге әтисе турында нәрсә уйлады икән? Гомумән, уйладымы икән ул аларны....
-
Түләмә авыруыннан 190 кеше тикшерелгән
Өлге авылында түләмә авыруы таралу-таралмавын ачыклау өчен табиблар 190 кешене тикшергән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерелүчеләр арасында чирне йоктыручылар табылмаган. Исегезгә төшерәбез: узган атнада әлеге авылда яшәүче 49 яшьлек ир-атта түләмә авыруы табылган иде. Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсендә...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
"Кабатланмас мизгел" бәйгесенә фотолар килүен дәвам итә. Әлеге фотоны Байлагар авлыннан Фәния Саттарова алып килде. "Бу карбызның бөтенесе дә минеке"
-
Пчеловод авылында панельләр җитештереләчәк
Районыбызда бәрәңге эшкәртү, бетон заводы, пекарня төзү буенча шәхси инвестицияләр проекты актив тормышка ашырыла. Май аенда тагын бер 150 миллион сумлык инвестиция проектын гамәлгә ашыру башланды - аның кысаларында Пчеловод авылында сендвич панельләр җитештерү, агач эшкәртү һәм башка эшчәнлек алып баручы яңа сәнәгать мәйданчыгы төзеләчәк. Әлеге объект быел куллануга тапшырылып,...
-
"Лесной" күмәк хуҗалыгында семинар булды (+фото)
Кичә районыбызның "Лесной" күмәк хуҗалыгында уракның барышы, җирләрне көзге чәчүгә әзерләү һәм терлекчелекнең 7 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган район семинар киңәшмәсе үтте. -Һәркайда оешканлык, үз эшенә җаваплы карау булганда гына алга китеш булырга мөмкин, урып-җыю белән беррәттән көзге чәчүләрне кыска срокта сыйфатлы итеп төгәлләү, сөт җитештерүне аксатмау да бурыч булып...
-
"Шәфкать"тә балалар камырдан эшләнмәләр ясыйлар
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә балаларның иҗади үсешенә зур урын бирелә. Шундый юнәлешләрнең берсе - гамәли сәнгать буенча түгәрәкләр эшли. Күптән түгел тәрбиячеләр икенче коррекция төркемендә камырдан әвәләп ясау буенча дәрес үткәрделәр. Тозлы камырдан әйберләр ясау балаларның, шул ук вакытта күп кенә олыларның да яраткан шөгыле. Дәрес вакытында балалар "Мин бу җәйнең...
-
"Хезмәт даны"на язылу дәвам итә
Хөрмәтле укучыларыбыз! Подписка төгәлләнсә дә, "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. Аңа 3 айга яки һәр ай саен бүлеп язылырга да мөмкин. Август аенда язылучыларга газета сентябрьдән килә башлаячак. 1 айга язылу бәясе 73 сум. Шулай ук иске бәядән 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу башланды. Газетага...