27 июль 2014 яңалыклары
-
“Зилант” мәктәбе тренеры Россия Чемпионатыннан җиңү белән кайтты
Кстов шәһәрендә спорт ветераннары арасында самбо буенча Россия Чемпионаты үтте. Анда бик күп шәкертләрен самбо, дзюдо, билбау көрәше серләренә өйрәткән "Зилант" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Марс Бәдретдинов 62 килограмм үлчәү авырлыгында 3нче урынны алды. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
“Шәфкать”тә балалар өчен “Туган көн” бәйрәме уздырылды
"Шәфкать" мөмкинлекләрне чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә ай саен "Туган көн" бәйрәмнәре үткәрелә. Аның максаты туган көн белән котлау гына түгел, балаларның акыл-иҗади сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү, урында тиз ориентлашырга, коллектив эшкә кушылырга өйрәтү. Июль аенда үткәрелгән шушындый бәйрәмдә җырлар яңгыраган, балалар "Иң җитез", "Танып бел", "Модельерлар", Интеллектуаль бәйге" һәм...
-
Кара-Елга яңа мәчетле булачак (+фото)
Кара-Елга авылында мәчет төзелеше башланды, дип хәбәр итте һәм фоторәсемнәр юллады актив хәбәрчебез Заһид Мөхәммәтҗанов. Хәерле сәгатьтә, мөселман кардәшләр.
-
Кукмараның урамнарын төзекләндерсеннәр иде
Мин күпьеллык стажы булган шофер. Бистәбез урамнарын да көнгә әллә ничә мәртәбә урарга туры килә. Чиркәү тирәсендәге юлларның начарлыгы борчый мине. Язлыкта чокырларга кирпеч ватыклары салып чыктылар да, эш шуның белән тукталды. Беренчедән, йөрергә уңайсыз булса, икенчедән, машиналар бушка килгән байлык түгел бит, һәркемнең тир түгеп эшләп тапкан мөлкәте. Бу...
-
Районыбызның Тәмле Чишмә авылында бер гаилә генә яши
Күптәннән әлеге якларга барасым килеп йөри иде. Халык, транспорт ыгы-зыгысына күнеккәнгәме, юл буе бер йортлы авылларның нинди булуын күз алдына китерергә тырыштым. Өстәвенә җирлек башлыгы Альбина Сибгатуллинаның: -Бер дә зарланмыйлар, тыныч кына табигать кочагында яшәп яталар, җәен җиләк-җимеш җыялар, кышын кирәк-ярак сатып алу өчен күрше авылларга чаңгы белән баралар, -...