Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Тәмле Чишмә авылында бер гаилә генә яши

Күптәннән әлеге якларга барасым килеп йөри иде. Халык, транспорт ыгы-зыгысына күнеккәнгәме, юл буе бер йортлы авылларның нинди булуын күз алдына китерергә тырыштым. Өстәвенә җирлек башлыгы Альбина Сибгатуллинаның: -Бер дә зарланмыйлар, тыныч кына табигать кочагында яшәп яталар, җәен җиләк-җимеш җыялар, кышын кирәк-ярак сатып алу өчен күрше авылларга чаңгы белән баралар, -...

Күптәннән әлеге якларга барасым килеп йөри иде. Халык, транспорт ыгы-зыгысына күнеккәнгәме, юл буе бер йортлы авылларның нинди булуын күз алдына китерергә тырыштым.

Өстәвенә җирлек башлыгы Альбина Сибгатуллинаның:

-Бер дә зарланмыйлар, тыныч кына табигать кочагында яшәп яталар, җәен җиләк-җимеш җыялар, кышын кирәк-ярак сатып алу өчен күрше авылларга чаңгы белән баралар, - дип әйтеп куюы кызыксынуымны тагын да көчәйтте.

Менә сиңа, мә! Җитмеш, сиксәнне ваклаучы өлкәннәрнең чаңгы шуганнарын ишеткән юк иде әле...

Тәмле Чишмәдән чәчәк исе килә

Урман куенына сыенып утырган әлеге авылның табигате соң... шулкадәр матур - сүз белән генә сөйләп, каләм белән генә язып бетерерлек түгел! Кул сузымы гына арада наратлык шаулап утыра, күл буенда - бакалар, бераз читтә, алан тирәсендәрәк, чикерткә, урман кошлары "җыр суза". Тәмле Чишмә урамына килеп керүгә исә борынга кыр чәчәкләренең хуш исе бөркелә.

Авыл башындарак салынган дача өен узып, тәрәзә йөзлеге почмагына "Триколор" антеннасы урнаштырылган йорт янына килеп туктадык. Ул арада авылның бердәнбер хуҗабикәсе үзе дә күренде. Роза ханым Гайфетдинова Тәмле Чишмә авылы кызы икән. Аның пар канаты - Нурулла абый исә тумышы белән күрше Аман Оштырмадан. Өлкәнәйгән көннәрендә бирегә кайтып төпләнгәннәр алар.

-Мин күбрәк Казанда яшим, оныклар кечкенә булганлыктан, алар тирәсендәрәк кайнашам. Монда Нурулла берүзе тормыш итеп ята, шәһәрдәге фатирда яшисе килми аның, - ди Роза ханым. - Онык белән җиләк җыярга киткән иде әле, хәзер кайтып җитәрләр.

Җиләкчеләрне көткән арада хуҗабикә белән шактый озак гапләшеп утырып, үткәннәрне барлый тордык.

Колхоз белән авыл да таралды

Авылның килеп чыгышы чишмәләр белән бәйле. Елга тирәсенә урнашкан кешеләр бер-бер артлы ургылып чыккан чишмәләрнең суын эчкәннән соң: "Тәмле", - дия торган булганнар. Шуннан әлеге авыл Тәмле Чишмә дип атала башлаган.

-Авылыбызның гөрләп торган чаклары кая икән! Буш калган нигезләргә карыйм да, күңелем тула, - ди Роза ханым, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Авылда 24 хуҗалык, барысында да бала-чагаларның чыр-чу килгән тавышлары ишетелеп тора, яшьләр дә күп иде. Колхозның дуңгыз, сыер, ат фермалары булуы, анда әниләрнең эшкә йөрүләре хәтергә сеңеп калган. Авылда мәктәп булмаганлыктан, без Югары Оштырмага йөреп укыдык. Колхозлар берләштерелеп, фермалар ябылганнан соң, авыл халкы бер-бер артлы кайсы-кая таралышты. Эш урыннары булмау нәтиҗәсендә авыл әнә шулай бер-ике йортлы гына булып калды да инде...

Кайбер авылдашлар җәй көннәрендә төп нигезләренә кайтып, зиратларда әрвахлар рухына дога кылып, нәсел-ыру, кавемнәренең каберләрен чистартып китәләр. Яшьләрнең ата-бабаларының кендек каны тамган урыннарны онытмауларына күңел сөенә.

40 елдан соң кабат туган җиргә

1965 елда Роза һәм Нурулла Гайфетдиновлар, тормыш корып, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә юл алалар. Гаилә башлыгы күп еллар шахтада эшли, Роза апа исә бер оешмада баш хисапчы вазыйфасын башкара.

-Кайда гына яшәсәң дә, гомер көзенә таба аяк атлаганда туган туфрак үзенә тарта икән ул. Безнең дә картаймыш көнебездә читтә каласы килмәде, лаеклы ялга чыккач, бирегә кайттык. Иң элек җәйге яллар вакытында йорт тергездек, каралты-кураны яңарттык. Барысы да әзер булгач, андагы фатирыбызны сатып, 2005 елда туган якка кайттык, - диләр алар. - Казанда яшәүче кызыбызның ике баласы бар. Алинә быел өченче сыйныфны тәмамлады, Динар балалар бакчасына йөри. Икесе дә авылны бик яраталар.

Йортларда яшәүчеләр калмаганлыктан, авылда электр энергиясен дә өзгән булалар. Киредән ут чыбыкларын сузганчы җиде еллап вакыт үтә. Аңарчы керәчин лампасы белән көн күрә - ашарга пешерә, чәй кайната әлеге гаилә.

-Хәзер, Аллага шөкер, утыбыз бар. Эчәргә суны чишмәдән алабыз, яшелчә-җиләк-җимешкә исә кое суы сибәбез. Кышларын юллар булмый, билгеле. Әкрен генә Аман-Оштырма аша чаңгы белән йөрибез, - ди Роза апа.

Тынычлыкка ни җитә!

Нурулла абыйның тубалларын тутырып җиләктән кайтуын дүрт күзләп көткән идек, озак тормады тагын. Булдырган бабай, җир җиләгенең һәммәсен чеменнән аерып, чистартып җыйган.

-Һәй, нәрсәсе бар соң аның! Кәшкәрә елгасы буенда җиләк аеруча күп бит быел. Җимешләрне кулга ике тапкыр тотып мәшәкатьләнгәнче, болай берьюлы эше бетә, - ди ул, маңгаеннан бөрчек-бөрчек булып тәгәрәп төшкән тир тамчыларын җиң очы белән сөртеп. - 42 ел шахтада эшләгәнлектәнме, табигать шулкадәр сагындыркан ки, сәхрага бер чыгып китсәм, тиз генә кайтасы да килми. Көне буе хәрәкәттә мин. Иртәнге сәгать дүрттә торам да, кичке сәгать уннар тирәсендә генә ятам. Әби (хатынын шулай дип йөртә ул. - авт.) өйдә булмаганда ашарга әзерләп, табак-савытларны юганчы, төш вакыты җитә. Аннары йорт-кура тирәсендә дә эш күп. Шулкадәр рәхәт монда, тынычлыкны берни белән дә алыштырып булмый икән ул.

Хезмәт кенәгәсендә ике генә язу

Нурулла Гайфетдинов Кукмарадагы 1нче мәктәптә укыганнан соң туган авылындагы "Яшел Тау" колхозында ел ярым тракторда эшли дә, армиягә китә. Аннан кайткач, гомере шахтада уза.

-Хезмәт кенәгәмдә дә ике генә язу бит минем - берсе колхозныкы, икенчесе шахтаныкы, - ди ул.

Авылга кайтып яши башлагач та тик утырмый Нурулла абый. Агач өйне кирпеч белән тышлый. Кулы балта эшенә ятканлыктан, кораллары янында булгач, шул арада уйлый, шул арада эшли ул. Әле күптән түгел генә бакча эчендә тагын бер курчак өе сыман кечкенә генә йорт төзеп куйган. Миче, өстәле, йокларга караваты да бар. Әлеге өйдән шулкадәр тәмле булып чыршы исе килеп тора. Янәшәсенә шундый тагын берәр йорт төзеп куйса, ял итәргә яратучылар китмәсләр дә иде моннан, билләһи.

Бакчаларында да ниләр генә юк! Барлык төр яшелчә, җиләк-җимешне тәртипләп үстерү, умарталарны карау өчен, ялгыз кешегә, чыннан да, кояш чыкканчы ук торырга кирәктер дә шул.

-Бездә газ юк бит, мичкә утын ягабыз. Урмандагы коры-сарыны җәйдән әзерлим, аяк-куллар эшсезлектән, тик торудан оешмасын өчен кыш көне дә урманнан чана белән корыган агачлар ташыйм, - ди йорт хуҗасы. - Телефон, ут өчен түләүләрне кыш чыкканчы җитәрлек итеп алдан түләп куям. Кибеткә исә чаңгы белән Аман Оштырмага барам. Һәрнәрсәгә ияләшәсең, җайлашасың бит ул. Мин дә Роза шәһәрдә булганда әнә шулай берьялгызым авылга хуҗа булып көн күреп ятам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk