24 июль 2014 яңалыклары
-
Иске Юмья авылында модульле ФАП куллануга тапшырылды (+фото)
2011 елдан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)" проекты тормышка ашырыла. Аның максаты - республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә. 2014 елда республиканың 43 районында 75 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. Бу төзелешләргә 176...
-
"Зилант" мәктәбе 150 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды
2013-2014 уку елының укыту-тәрбия эшләре нәтиҗәләре буенча "Зилант" спорт мәктәбе республика спорт мәктәпләре арасында республикада мактаулы беренче урынны алды һәм 150 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.
-
Кукмара музее 1945 елда дәүләт бүләкләре алган тыл ветераннары турында мәгълүмат эзли
Кукмара туган якны өйрәнү музее сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен 1945 елда дәүләт бүләкләренә лаек булган түбәндәге тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматлар эзли. Бу кешеләр хакында ни дә булса белсәгез, 2-64-53 телефоны аша хәбәр итүегез сорала. 1.Әхмәтҗанов Йосыфҗан Әхмәтҗан улы, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале, Зур Сәрдек авылы, "Сталин" исемендәге колхозда эшләгән...
-
29 июльдә район халкын Татарстан Республикасы прокуроры кабул итәчәк
Гражданнар игътибарына! 29 июльдә 8 сәгатьтән Татарстан Республикасы прокуроры Нафиков Илдус Сәидович район прокуратурасы бинасында (Ленин урамы, 40 йорт) гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен алдагы көннәрдә район прокурорына мөрәҗәгать итү сорала. Телефон: 2-85-22. фото: http://reklamaliski.ru/viewtopic.php?f=4&t=529