Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 23 июль 2014 яңалыклары

    • 23 июль 2014 - 10:13
      Кукмараның бер урамында кичке уен узды
      Ходайның биргәненә мең шөкер, безгә дә өлеш калган икән, шифалы яңгырлар явып тора, барлык тереклек баш калкытты, дип сөенеп йөргән бер көнне, белдерү буенча, халык кичке уенга агыла башлады. Әбиләрнең сандыгыннан чыккан, элеккеге матур алъяпкычлар япкан, матур итеп, яулыкларын чөеп кенә бәйләгән апалар, уеныбызга ямь өстәде. Өч сәгатькә сузылган кичке...
      400
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 08:59
      Социаль пакет яки акчамы?
      Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга, әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң инде, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. 30 санлы үзәк район даруханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллин сүзләренә колак салу...
      515
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 07:27
      “Кабатланмас мизгел” фотобәйгесе бара
      Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан, Дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеше, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт...
      374
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 06:37
      Ә сез “Хезмәт даны”на язылдыгызмы?
      Районыбызны "Хезмәт даны" газетасына язылучылар саны узган ел белән чагыштырганда күпкә кимемәде. Ниндидер сәбәпләр аркасында подписка вакытында газетага язылмый калучыларга да борчылырга сәбәп юк: аңа хәзер дә язылу бара. Июль аенда язылучылар "Хезмәт даны"н август аеннан ала башлаячаклар. 1 айга язылу бәясе - 73 сум. Моннан тыш, газетага он-лайн режимында...
      473
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 05:21
      Тиздән Кукмарада балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы төзеләчәк
      Үткән атнада Казанда социаль халык проектында җиңеп чыккан муниципаль район һәм шәһәр округларына сертификатлар тапшырдылар. Лауреатлар исемлегендә Кукмара да бар. 580 мең сумлык грант поселок үзәгендә балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы төзергә тотылачак. Әлбәттә, хәзерге заманда бу суммага гына заманча мәйданчыкны сафка бастырып булмый. Шуңа күрә әлеге проектта катнашырга теләгән һәркем...
      404
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 04:05
      Кукмараның иске военкоматы яныннан үзәк урамга чыгучы сукмак өрәңге белән капланган
      Кукмарабыз бик матур, тирә-ягыбыз яшеллеккә күмелгән. Әмма мине бер сорау борчый. Иске военкомат яныннан тимер юл аша янгын сүндерү часте тирәсенә чыгучы сукмак америка өрәңгесе белән капланган. Бу урыннардан ялгызың үтәргә туры килсә, куркыныч бит, поселок башкарма комитеты берәр чарасын күрсен иде. Дөньяда нинди кешеләр булмас, юлыңда кем очрасын алдан...
      390
      0
      0
    Реклама