9 июль 2014 яңалыклары
-
Чишмәбашта дини лагерь эшләде (+фото)
Чишмәбаш авылында җәйге чорда балалар өчен дини лагерь эшләде. Анда 50дән артык бала йөрде. Авыл мулласы Шамил Шәфигуллин, абыстайлар Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Хәсәновалар ун көн буена балалар белән булдылар. Малайлар-кызлар бик теләп дин гыйлеменә, намаз укырга өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар. Буш вакытларында исә бердәм булып футбол уйнадылар, ял иттеләр. Лагерьның соңгы...
-
Кукмара районы халкы рәхәтләнеп җиләк җыя
Җыеп та карый халык җиләкне. Сабантуйлар узып атна-ун көн үтүгә, кояш төшкән тау битләрендә җиләк эзләп йөрүчеләр күренә башлый. Шул арада, җиләк кызара башлаган, дигән хәбәр тарала. Иртәгесен, дәррәү кубып, олысы-кечесе болынлыкларга китә. Быел да җиләктән "уңды" халык. Җиләк чәчәкләре кибеп бетә, дип торганда, шифалы яңгырлары да явып үтте. Һәр...
-
Кызыл Тау һәм Кече Чура авылларында Питрау бәйрәме узачак
11 июльдә, 16.00 сәгатьтә - Кызыл Тауда, ә 12 июльдә, 17.00 сәгатьтә Кече Чура авылында Питрау бәйрәме узачак. Питрау бәйрәме - христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Ә керәшеннәрдә ул борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылып, җәй бәйрәме - чәчәк бәйрәме итеп үткәрелә һәм...
-
Дәүләт пошлиналары артачак
Дәүләт Думасы 2015 елдан дәүләт пошлиналары арту турындагы формага кул куйды. Электрон носителе булган яңа үрнәктәге паспорт алу өен 3 мең 500 сум акча түләргә кирәк булачак. Өйләнү һәм аерылышу бәяләре дә арта. Никахны теркәү 200 сумнан 350 сумга, ә суд аша аерылышу 650 сумга төшәчәк. Ә хәзер бу бәя...
-
Кукмара районы "Социаль халык проектлары" республика конкурсында ике социаль проект тәкъдим итә
"Бердәм Россия" көне" акциясе кысаларында Кукмарада үткән партиянең район конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашкан иде. Ул тиздән Татарстан Министрлар Кабинеты булышлыгы белән "Социаль халык проектлары" конкурсы игълан ителәчәген, аның рамкасында күп проектларны тормышка ашыруда партия ярдәме күрсәтеләчәген билгеләп үткән иде. Юкка гына "Бердәм Россия" партиясен...
-
Битләнгердә яшәүче Нури Мәрдановка 95 яшь тулды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева Битләнгер авылында яшәүче Мәрданов Нури Мәрдан улын 95 яшьлек олы юбилее белән котлады, аңа Россия Президентының открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Нургаян Мөхәмәтҗанов та юбилярга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
Штраф 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш
-Һай, бу штраф дигәннәре! Бер генә дә түлисе килми бит аны. Үзеңнең гаепле икәнеңне дә беләсең, әмма банк тирәсенә, я почтага һич кенә дә аяк тартмый. Үзвакытында әҗәтеңнән котылмасаң, акчаң икеләтә чыга, югыйсә, - дип шактый озак сөйләнә торгач кына түләгән иде танышыбыз иренең бер көлтә штрафын. Аның шикелле икеләнеп...