4 июль 2014 яңалыклары
-
Каз бәбкәле сабый чак (шигырь)
Һич җуелмый икән хәтерләрдән Каз бәбкәсе саклаган чаклар Су буенда безне көтәдер күк Көйгән бәрәңгеле учаклар. Әбәт алып төшкән әбиемнең Ипи белән сөтен сагынам. Төшләремдә әле мин еш кайтам Каз бәбкәле сабый чагыма. Шул бәбкәләр кебек тезелешеп, Чыгып киттек гомер юлына. Хатирәләр кабат яңаралар, Каз каурые алсам кулыма. Урап кайттым...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: КамАЗның ычкынып киткән прицебына машина һәм мотоцикл бәрелгән
3 июль көнне, көндезге сәгать 11.40та Кукмараның әйләнеп узу юлында (объезд) коточкыч юл фаҗигасе булды. Кукмарадан Шәмәрдән ягына таба баручы КамАЗ шоферы Юл йөрү кагыйдәләренең 2.3.1 пунктларын боза, юлга чыгар алдыннан транспортның төзеклеген тикшерми. Шул сәбәпле, КамАЗ прицебы тоташтырылган урыныннан ычкынып китә һәм юлның каршы як полосасына чыга. Нәтиҗәдә әлеге...
-
Касса эшендә тәртип кирәк
Район прокуратурасы районыбызның бер җәмгыятендә акча белән эшләү һәм касса операцияләрен алып бару тәртибенең ничек үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Тикшерү нәтиҗәсендә табылган җитешсезлекләр буенча җәмгыять җитәкчесенә административ хокук бозу турындагы эш ачылган һәм әлеге эш салым инспекциясенә җибәрелгән. фото: http://taxpravo.ru/analitika/statya-186123-novyie_pravila_kassovoy_distsiplinyi_kotoryie_nujno_uchest_vyidavaya_zarplatu_sotrudnikam
-
Рамазан вәгъдәләре
* Рамазан аеның беренче 10 көне - Аллаһ рәхмәтенә ия булу вакыты. Аллаһ рәхмәтенә ирешү исә бик тә мөһим нәрсә, чөнки бу - кеше бәхет иясе булды дигән сүз. Безнең ниндидер уңышка ирешүебез, эш-максатларыбызның тормышка ашуы фәкать Аллаһ рәхмәте һәм ярдәме белән бәйле. * Рамазан аеның икенче 10 көне -...
-
Кукмараның “Төзүче” стадионында футбол турниры була
6 июльдә "Төзүче" стадионында Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры дәвам итә. Башлана 16 сәгатьтә. фото: http://m.knews.kg/culture/16489_v_bishkeke_proydut_futbolnyie_sorevnovaniya_na_kubok_goroda/
-
Районыбызның Аман-Оштырма (Чокырча) авылында яңа мәчет ачылды
Туган авылым Чокырчаның бик күптәннән мондый зур тамашаны күргәне булмагандыр, мөгаен: капка төбе саен диярлек машина, галәмәт күп кеше. "Сабантуйга да моның кадәр халык җыелмаган иде", - диде күршем Нурулла. Кукмара төбәгендә җитмеш беренче булып бездә бүген мәчет ачу тантанасы үткәрелде. Авылыбыз борынгы, халык саны меңгә җиткән заманнар булган. Мәчете...