25 июнь 2014 яңалыклары
-
Шепшеңәрдә авыл җыены бик күңелле узды
Бәйрәм җыр бию, милли уен, спорт чаралары белән үрелеп барды. Милли көрәштә беренче урынга Шепшеңәрдән Марат Исламов чыкты, икенче, өченче, дүртенче урыннарны исә Дусайдан Илшат һәм Илфар Хадиевлар, Югары Арбаштан Нурсил Миннегалиевлар алды. Бу хакта Мөхәрләм Чираев хәбәр итте. фото: http://podruzhki.ru/article/view/20119?page=3
-
Медальгә дәгъва кылучы укучыларның исемлеге билгеле булды
Укучыларның: "Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырыга?! Тизрәк кулга аттестат аласы иде", - дип хыялланган вакытлары, ниһаять, артта калды. Ана кош балаларын очырган кебек, мәктәп тә укучыларын яңа тормышка озата. Узган атнада укучылар үзләренең 11 еллык хезмәтләренә нокта куйдылар . Кулларында - көтелгән аттестат. Районыбызда быел мәктәпне барлыгы 390 укучы тәмамлады....
-
"Кабатланмас мизгел" фотоконкурсын башлыйбыз
Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан сугышы, дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда Җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан итәбез. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеш, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт...
-
"Хезмәт даны" газетасына язылып калырга ашыгыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу ахырына якынлаша, нибары ике көн калды. 6 айга язылу бәясе - 438, 1 айга язылу бәясе 73, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонемент тартмасына яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе...
-
Машинада наркотик матдә табылган
Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау, аларны кисәтү максатында районда "Мәк" оператив-кисәтү операциясе бара. Операция кысаларында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куелган иде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив эш алып барыла. Агымдагы...
-
Җәй - сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт
Җәйге җылы көннәр сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт, - дип яза спорт ветераны Артур ЗӘКИЕВ. - Беренчедән, бакчаларда витаминнарга бай җиләк-җимеш, яшелчә, урман-болыннарда - файдалы үләннәр, чикләвек, гөлҗимеш үсә. (Шуны онытмагыз - үзләштергән калорияләр сарыф ителгәннәреннән кимрәк булырга тиеш). Икенчедән, җәй көне кешеләр табигать кочагына омтыла. Суда йөзү, велосипедта...
-
Кукмарада терлек азыгы әзерләү эшләре бара
Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. "Восток" хуҗалыгында бу эшкә ун берәмлек техника җәлеп ителгән. Илгизәр Рамазанов иярләгән "Магдон" комбайны үләннәрне чабуда эшли. Нәзир Вәлиев белән Ринат Закиров "Ягуар" һәм "Полесье" комбайннары белән кипшергән үләннәрне сенаж чокырына озаталар. Туралган массаны җиде техника ташып тора. -Яз явым-төшемнәргә...