14 июнь 2014 яңалыклары
-
Күпне өмет итсәң, аздан коры каласың
Берәүнең карлыган куагы корган. Исемен әйтмим, үпкәләве бар. -Бераз ашлама сипкән идем төбенә, ярамагандыр, күрәсең,- ди. -Күпме сипкән идең соң?- дип сорадым. -Күп түгел инде, ярты чиләк чамасы,- ди бу. Моны ишеткәч, сызгырып җибәрдем. Чама дигәнне оныткан бит бу кеше, дим. Үзем дә сизмәстән шушындый хәлгә тарыдым. Тәрәзә төбендә кыяр...
-
“Бишбармакны” әзерләү бик җиңел
Хатын-кызны иртән торса, бер сорау борчый: ашарга нәрсә әзерләргә? Кайбер көнне ятрак ризык пешереп якыннарыбызны сөендерәсебез килсә, плитә янына якын барасы да килмәгән вакытлар була. Хезмәттәшебез дә беркөнне: "Аллага шөкер, бүген ашарга әзерлисем юк, ирем "Бишбармак" пешерә", - диде җиңел сулап. Ирләр колагына сер итеп кенә "Бишбармак" рецептын тәкъдим итәргә...
-
Кукмараның “Ягуар” хоккей командасы “Акбарстан” көчлерәк булып чыкты
2006 елда туган балалар арасында Зәй шәһәрендә хоккей буенча Татарстан беренчелеге үтте. "Акбарс" (3:0), "Нефтехимик" (3:2), "Яр Чаллы" (3:0) командаларын җиңеп, "Олимп" боз сараенда шөгыльләнүче "Ягуар" командасы (тренеры - Татарстан республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Илдар Ганиев) финалга чыкты. I-II урын өчен көрәштә "Нефтехимик"ларга (1:2) оттырып, кукмаралылар II урыны яулады....
-
Ветеран журналистлар Рәниф Шәриповны туган көне белән котлады
Якташыбыз Рәниф Шәриповны туган көне белән котлап ветеран журналистлар Рәшит Минегалиев, Рузилә Закирова, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Һаҗиевлар Казанда булып кайттылар. Очрашуда Шаһинур Мостафин да катнашкан. Чәй өстәле артында алар истәлекләрне барлаганнар, шагыйрьнең каләменнән төшкән яңа иҗат җимешләре белән танышканнар. фото: http://333v.ru/image/ca75debcbf27abb9ef7ad881441deef6