11 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмаралыларны дүрт көнлек ял көтә
Бу атнада дүрт көн ял итәчәкбез. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь - Россия көне - ял көне санала. Россия хөкүмәте карары белән 5 гыйнвардагы ял көне 13нче июньгә күчерелде. Шул рәвешле, быел бу бәйрәмдә ил халкын дүрт көнлек (12, 13, 14 һәм 15 июнь) ял көтә. фото:...
-
Кукмарада ял көннәре яңгырлы булачак
Безне алда дүрт көн ял көтә. Бераз хәл алырга булыр: ниһаять, дымга зарыккан җиребезгә шифалы яңгырлар килде, бакчада су сибәсе юк. Синоптиклар хәбәр итүенчә, явым-төшемнәр ял көннәрендә дә булачак әле. 14 июньдә иртән көчле яңгыр көтелә, ә 12, 13, 15 июньдә аз болытлы һава сакланачак, яңгыр бераз гына явып үтәр,...
-
Солдат егет Рәмис Бигеев армиядә сынатмый
Райондашларыбыз Фәния һәм Ринат Бигеевларга уллары Рәмис хезмәт итә торган частьтан Рәхмәт хаты килгән. -Улыгызга лаеклы тәрбия биргәнегез өчен хәрби оркестр командованиесе сезгә рәхмәтен белдерә. Хезмәт иткән чорда ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте, ил алдындагы бурычын төгәл үтәгәне өчен берничә тапкыр бүләкләнде. Ул хәрби тәртипне саклау буенча оркестрның барлык...
-
Кукмара укучылары "Татарстан эрудиты" конкурсыннан җиңү белән кайтты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә елдагыча үтә торган "Татарстан Эрудиты" конкурсында күппрофильле лицей укучысы Алмаз Хабибрахманов җиңүче, ә 3нче урта мәктәбе укучысы Булат Гыйниятуллин лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры урынбасары Альмир Төхбәтуллин хәбәр итте. фото: http://www.kzn.ru/old/news/show/23727
-
Кукмара кызы матурлыкны үз куллары белән тудыра
Кайбер өйләрдә кулдан ясалган эшләнмәләргә тап буласың. Сәйлән, вак ташлар, кәхвә бөртеген тезеп, аллы-гөлле бантлар ябыштырып ясалган сувенирларның нинди генә төре юк! Мондый сәләт һәркемгә дә бирелми бит әле ул. Кукмарада яшәүче Алсу Йөзмөхәммәтова исә үзенең кул эшләренә осталыгын әнисеннән күчкәндер, дип уйлый. -Әнием бәйләү, тегү-чигү эшләренә бик оста. Балалар...
-
Кузгалактан кысыр аш бик тәмле була
Ишетеп белүемчә, күп кенә хуҗабикәләр кузгалактан итле аш пешерәләр. Ә без кысыр ашны яратабыз. Ул болай әзерләнә. Бәрәңге турап салынган кәстрүлне ут өстенә куясы. 6-7 йомырка белән ярты литр кибет каймагын (сметана) яхшылап туглыйсы. Бәрәңге пешеп җитүгә, туралган кузгалак, шуның өстенә йомыркалы каймакны әкрен генә, шулпаны болгата-болгата саласы. Шул чакта...
-
Эссе, кигәвен, тузан – чын көтүче шуларга түзәргә тиеш
"Үткән ел көтү чираты кемдә калды икән?", "Быел кем беренче булып көтүгә чыга?" Җәй җитә башласа, мондый сораулар сыеры булган һәркемне кызыксындыра. Шулай булмый ни, көтүгә беренче көнне чыккан кешегә таякның юан башы төшә шул. Кыш буе абзарларда торып кыргыйланган сыер малын бергә туплап кара әле?! Көтү көткәнең бармы? Хезмәте...