8 июнь 2014 яңалыклары
-
Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин аларга үзенең котлау үзләрен җиткерде: -Базар шартларының кырыслыгы, конкуренциянең көчәюенә дә карамастан, районыбызның җиңел сәнәгать хезмәткәрләре үз эшләрен уңышлы дәвам итәләр. Халыкның үсә баручы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек продукция җитештерәләр. Сезнең барыгызга да эшегездә яңа уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим, - диелә котлауда.
-
8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне
1701 елны Петр Iнең Указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. -Сезнең эшчәнлек халыкны социаль яклауга, район халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Социаль...
-
Кукмара полициясендә 37 бала, 35 әти-әни профилактик исәптә тора
"Яшүсмер" операциясе кысаларында инспектор Илнар Җиһаншин белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек, исәптә торучы яшүсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре уздырдык. -Кайбер ата-аналар үзләренең балаларын бөтенләй тәрбияләмиләр, күбесе эчүчелек белән шөгыльләнә, чыгып китеп, айлар, еллар буе өйләренә кайтмый йөрүче аналар да бар....
-
Кукмара мәдрәсәсендә көндезге лагерь оештырылачак
15 -25 июнь көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия бирү максатыннан, көндезге лагерь оештырыла. Программада: догалар, гарәп әлифбасын өйрәнү, төрле уеннар, конкурслар. Мәдрәсәгә килеп алдан язылу - 1 июньнән. фото: http://www.islamrf.ru/news/russia/rusnews/22322
-
Үткәнеңне белми торып, киләчәк төзеп булмый - Адай клубында узган кичәнең төп асылы әнә шул иде
Мәңгелек йорт - зират тирәсеннән үткәндә каберлекләргә куелган ташлардагы, элмә такталардагы язуларны укыйм. Әйтерсең, аларда ниндидер яшерен сер, бик кыйммәтле мәгълүмат яшеренгән. Кем-кемнең туганы, ничәнче елларда яшәгән - үзе бер тарих бит. Ә татар халкы элек-электән нәселе, үткәне белән кызыксынган. Шәҗәрә агачын төзү өчен бик зур ихтыяр көче кирәк. Адай...