8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне
1701 елны Петр Iнең Указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. -Сезнең эшчәнлек халыкны социаль яклауга, район халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Социаль...
1701 елны Петр Iнең Указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-Сезнең эшчәнлек халыкны социаль яклауга, район халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Социаль яклау органнарында хезмәт куючылар бу эшне зур җаваплылык тоеп башкара. Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм шәхси бәхет телим, - диелгән котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев