Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара полициясендә 37 бала, 35 әти-әни профилактик исәптә тора

"Яшүсмер" операциясе кысаларында инспектор Илнар Җиһаншин белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек, исәптә торучы яшүсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре уздырдык. -Кайбер ата-аналар үзләренең балаларын бөтенләй тәрбияләмиләр, күбесе эчүчелек белән шөгыльләнә, чыгып китеп, айлар, еллар буе өйләренә кайтмый йөрүче аналар да бар....

"Яшүсмер" операциясе кысаларында инспектор Илнар Җиһаншин белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек, исәптә торучы яшүсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре уздырдык.

-Кайбер ата-аналар үзләренең балаларын бөтенләй тәрбияләмиләр, күбесе эчүчелек белән шөгыльләнә, чыгып китеп, айлар, еллар буе өйләренә кайтмый йөрүче аналар да бар. Без андый гаиләләрне эзләп табып, исәпкә алабыз, һәрдаим контрольдә тотарга тырышабыз, - ди Илнар Җиһаншин.

Бистәбезнең Ленин урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүче гаиләдә дә хуҗабикә ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Без килгәндә каядыр чыгып киткән иде ул, ире исә - исерек. Ишекне ачып өй эченә узуга, борынга килеп бәрелгән укшыткыч истән башлар әйләнә башлады. Анда-монда ташланган киемнәр аунап ята, юылмаган савыт-саба өелгән, идәннең ник бер чиста җире булсын!

-Балаларны приютка алып киттеләр. Мин аларны аннан барыбер алып кайтачакмын. Улым белән кызымны бик яратам. Эчүемне дә ташлыйм, үзем тәрбиялим мин аларны, - дип көч-хәл белән авыз эченнән нидер мыгырданды ата кеше.

Эчүенә дә сәбәп тапты:

-Аяк сызлавына түзә алмаганлыктан бүген бераз "каптым" шул, башка кабатланмаячак!

Алдагы гаиләдә исә балигъ булмаган бер бала тәрбияләнә. Әтисе дә, әнисе дә профилактик исәпкә куелган.

-Ана кешегә 27 яшь кенә бит әле. Хәмер белән мавыккач, баласын тиешенчә тәрбияләмәгәч, исәпкә алган идек, әмма ул туры юлга басарга уйламый да. Шушы көннәрдә урамда исерек хәлдә йөргәне өчен участок вәкаләтлесе кабат беркетмә төзегән үзенә, - ди Илнар.

Баласының өйдә юклыгын авылга кунакка китү белән аңлатты, башка беркайчан да аракыга кул сузмыйм, дип антлар да әйтте яшь әни. Әйткән сүзендә торса, бик яхшы булыр иде дә. Әмма вәгъдә - иман, дигәннәре аның кебекләргә туры килер микән соң, бик икеле...

Чираттагы гаилә - тыштан балкып торучы, болын кадәрле йортта яшәүчеләр дә исәптә икән. Без килгәндә ир бала өйдә берүзе генә иде. Илнар Җиһаншинның тавышын ишетүгә:

-Абый, эчмиләр инде хәзер, эчмиләр, талашмыйлар да, икесе дә эштә. Әни тәмле әйберләр дә пешерә, - дип санап китте сабый өйалды ишеге ярыгыннан.

Хуҗабикәнең кулы "кыек" икән. Берничә тапкыр кибетләрдән әйберләр урлап, полициягә эләккән. Судья исә аңа бу юлы мәҗбүри эш башкару турында карар чыгарган. Баланың: "Әнием эштә", - дип тәкрарлавы да әнә шул булып чыкты.

"Гастрольгә" чыгып китеп, нарасыйларының язмышы белән бөтенләй кызыксынмаучыларның берсеннән-берсе кечкенә ул-кызларын күргәч, күңелләр үзгәреп, йөрәкләр кысып куйды.

-Балабызның бер дә акылы булмады. Юкса, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укыган иде. Белеме дә бар, медицина иститутын тәмамлады. Үз башында булмагач, юк икән шул. Кызын өч айлык вакыттан ташлап китте, шуннан бирле безнең карамакта. Быел бишенче сыйныфны тәмамлый. Зур бит инде ул хәзер, барысын да аңлый. Әнисе шалтыратып хәлен дә белми ичмасам, өчәр айга югала бит, - дип күз яшьләренә буыла оныкларын тәрбия кылучы әби белән бабай.

Авдотья ханымның (исеме үзгәртелде) да йөрәге тулы ут. Ана хокукларыннан мәхрүм ителгән килене, өч баласын калдырып, таныш-белешләренә ияреп каядыр китеп югалган. Кайтып күзгә күренгәндә дә, вакыты телевизор карап, кәрәзле телефоннан сөйләшеп уза икән.

-Аның аркасында улымны да исәпкә куйдылар, начар гадәт тиз йога бит. Ташчы һөнәрен белә инде ул, вак-төяк эшләргә чакыралар үзен, - ди бичара ана. - Балалар әниләрен оныттылар да инде хәзер, төпчеге генә искә төшергәли. Олы кызыбыз икенче сыйныфта укый, кечеләренә биш һәм өч яшь. Ярый әле пенсиям бар. Акча алгач, аны өч өлешкә бүлеп куям: ут-газ, балалар бакчасына түләүләрдән соң ашарга җитәрлек кенә кала. Әнә шулай очны-очка ялгап яшәп ятабыз инде...

Төрле хокук бозулар өчен профилактик исәпкә куелган балалар арасында уңай якка үзгәрешләр сизелү сөендерде үзе. Исерткеч эчемлекләр кулланганы өчен полициягә эләккән Айнур (исеме үзгәртелде) исемле 16 яшьлек егет хәзерге вакытта Вятка Аланындагы техникумда укый. Бүгенге көнгә кадәр аңа карата бернинди моң-зар булмаган.

-Закон таләпләрен үтим. Вакытында өйгә кайтам, сыра, аракы эчү белән бөтенләй мавыкмыйм, - ди ул.

Җәмгыять өчен куркыныч булган гамәлләр кылган яшүсмерләр, исәпкә алынганнан соң, Казандагы балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәреләләр. Узган ел районнан - җиде, ә быел бер бала 30 тәүлеккә әлеге үзәктә булып кайткан.

-Алтынчы сыйныф укучысын да вак хулиганлык өчен исәпкә алган идек, узган ел әнисенә сукканлыктан, кабат беркетмә төзелде, Казанга җибәрелде. Хәзер тәртибе күпкә яхшырды, - ди инспектор Илнар Җиһаншин. - Без мәктәпләрдә дә әти-әниләр, укучылар белән очрашулар уздырабыз. Балаларга төнге сәгать унбердән иртәнге сәгать алтыга кадәр әти-әниләр яисә аларны алыштыручы затлардан башка җәмәгать урыннарында, урамда йөрергә ярамаганлыгын аңлатабыз, урлау, тәртип бозулар өчен административ җававаплылык каралуын төшендерәбез.

фото: http://runews.radeant.com/category/sng/2007/11/page/9/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X