Кукмара полициясендә 37 бала, 35 әти-әни профилактик исәптә тора
"Яшүсмер" операциясе кысаларында инспектор Илнар Җиһаншин белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек, исәптә торучы яшүсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре уздырдык.
-Кайбер ата-аналар үзләренең балаларын бөтенләй тәрбияләмиләр, күбесе эчүчелек белән шөгыльләнә, чыгып китеп, айлар, еллар буе өйләренә кайтмый йөрүче аналар да бар....