Кукмаралылар Сабантуйның күңелле мизгелләре белән уртаклаша
Сабантуйда нинди генә кызыклы һәм күңелле вакыйгаларга тап булмыйсың! Милли бәйрәм белән бәйле кайбер истәлекләр дистә еллар узганнан соң да хәтердә саклана. Газета укучыларыбызның хәтер дәфтәрләренә күз салыйк...
Мөнирә ШӘРИПОВА, Березняк авылы:
-Сабантуйны бер елны да калдырганым юк. Хәтта улларым Кукмараныкына да алып баралар. Балаларның төрле уеннарда катнашуларын, милли көрәшне...