6 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмара егете полиция хезмәткәрен кимсеткән
Район прокуратурасы 20 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Бу хакта прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәр итте. Быел февраль аенда әлеге егет Кукмарадагы "Орбита" кибетендә исерек көе ведомстводан тыш сак хезмәте бүлегенең өлкән полиция хезмәткәре Илнур Яруллинны үз вазыйфасын башкарган чагында мыскыллы сүзләр белән кимсеткән....
-
Кукмара районының Синәр авылын Вьетнамда да беләләр
-Кукмараның җәннәт почмагы кайда? - дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Синәр авылында, дип җавап бирер идем. Җәй көне андагы матурлыкны сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бу көннәрдә җай чыгып, кабат Синәр якларына юл алдык. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, әлеге авылга моннан берничә гасыр элек...
-
Кукмара Сабан туенда автобуслар халыкны бушка йөртәчәк
Кукмара Сабан туе көнне автобуслар 30нчы номерлы аптека - РОВД - Туеш - Сәфәр - Сабантуй мәйданы буенча бушлай йөриячәкләр.
-
Кәркәүч авылы Сабан туенда җырчы Рифат Зарипов һәм аның төркеме чыгыш ясаячак
Бүген, 6 июньдә, Кәркәүч авылында Сабантуй бәйрәме узачак. Программада: милли уеннар, җыр-бию, күңелле тамаша. Бәйрәм концертында Рифат Зарипов һәм аның төркеме, Рамил Шәрәповлар чыгыш ясаячак. Килегез, күрегез, рәхәтләнеп ял итегез! Башлана кичке сәгать дүрттә.
-
Аш.Буҗида балалар бәйрәме үткәрелде (+фото)
Аш-Буҗи авылында "Балалар - безнең киләчәгебез" дигән кичә үткәрелде. Кичә күңелле стартлар формасында үтте. Анда 10 бала катнашты. Укучылар "Җитезләр" һәм "Кыюлар" командаларына бүленеп ярыштылар. Әлеге чараны китапханәче Ярмиева Алсу оештырды.
-
Кукмарада өлкәннәр, Аллаһтан яңгыр сорап, дога кылдылар (+фото)
Эсселек, корылык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен генә түгел, барча халыкны хафага салды. Көн дә күккә карап яңгыр көтүнең файдасы булмагач, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Мияссәр Мансуров тәкъдиме белән бер төркем өлкәннәр, ата-бабаларыбызның борын-борыннан килгән йоласын кабатларга ният кылганнар. "Әсәнбаш" агрофирмасы басуларына барып, анда игеннәрнең, кукуруз культурасының торышы белән танышканнан соң, Пычак...
-
Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективына Президентның Рәхмәт хаты тапшырылды
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республика сәнәгать үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.