3 июнь 2014 яңалыклары
-
Район халкы өчен Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары консультация үткәрәчәк
Гражданнар игьтибарына! Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында 6 июньдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара районында гражданнарга консультация бирү үткәрелә. Гражданнарны республика буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Миннекаев Алмаз Габдуллаҗан улы түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк:...
-
Районыбыз баскетболчылары Алексеевск районыннан икенче урын алып кайтты
Баскетбол буенча Алексеевск районы спорт мәктәбе ачык беренчелегенә үткән ярышларда, районыбызның "Зилант" спорт мәктәбе җыелма командасы катнашып, икенче урынны яулады. фото: http://tv.yandex.by/149/program/225766/event/14071938
-
Тиздән Үрәсбаш һәм Иске Юмьяда яңа ФАПлар үз ишекләрен ачачак
Үрәсбаш һәм Иске Юмья авылларында төзелүче фельдшер-акушерлык пунктлары халыкны кабул итәргә әзер. Хәзер биредә тирә-юньне җыештыру, төзекләндерү эшләре бара. фото: http://regionsamara.ru/readnews/34734
-
Сабантуй бәйрәмнәре хәвефсез узсын
Бу атнада районыбыз авылларында һәм Кукмарада Сабантуйлар гөрләячәк. Бәйрәмне хәвеф-хәтәрләрсез, тыныч уздыру өчен район халкыннан, кайткан кунаклардан саклык чаралары күрү сорала. Урман буйлары, посадкаларда, ял итү урыннарында учаклар яндырырга ярамый. Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруда, кунакларны хөрмәтләүдә җаваплы булган затларга сәүдә палаткалары, шатер, киосклар, шашлык кыздыру урыннары, сәхнәне беренчел янгын сүндерү чаралары...
-
Ятмас Дусайда авыл урамнарын ремонтлау бара
Үзәк урамны Фирдәил Шәрипов җитәкләгән "Чиста шәһәр" оешмасы төзекләндерсә, башка урамдагы 600 метр арага "Татавтодор" оешмасының Кукмара участогы көче белән вак таш җәелә. Шушы ук җирлектәге Шепшеңәр авылы зираты авыл халкы, иганәчеләрдән җыелган акчага койма белән әйләндереп алынган. Биредә шулай ук авыл халкы көче белән җыештыру-чистарту өмәләре дә үткәрелгән. Бу...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: зыян күрүчеләр бар
Агымдагы елның 1 июнендә, кичке сәгать унынчы 20 минутлар тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының бишенче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. ВАЗ-21093 автомобилендә хәрәкәт иткән 22 яшьлек Кукмара егете Юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, тизлекне арттыра, юлның каршы як полосасына чыга һәм юл читенә төшә....