Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 май 2014 яңалыклары

    • 30 май 2014 - 12:24
      Кукмарада балалар өчен бәйрәм оештырылды (+фото)
      Җиңү паркы каршындагы мәйданда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Мәйдан аллы-гөлле чәчәкләр аланын хәтерләтә иде. Балалар төсле акбурлар белән асфальтка рәсемнәр ясадылар, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр белән бергәләп җырладылар-биеделәр, тәмле су, татлы мамык белән сыйландылар.
      437
      0
      0
    • 30 май 2014 - 11:15
      Район халкын Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары кабул итәчәк
      31 май, шимбә көнне, район Советы бинасында сәгать 9дан 10га кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникованың халыкны кабул итүе оештырыла. Алдан язылу өчен телефон - 2-84-01. фото: http://www.0542.ua/news/365658
      444
      0
      0
    • 30 май 2014 - 10:11
      “Хезмәт даны”на языл һәм 5 газета бәясенә торырлык бүләк от!
      Район газетасы 2-11 июнь көннәрендә редакциягә килеп, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны"на язылучыларга биш газета бәясенә (438х5 - 2190) торырлык бүләк әзерләде. Отыш иясе газетага язылу квитанцияләре буенча сайлап алу юлы белән 16 июньдә ачыкланачак. Моңарчы газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, әлеге мөмкинлектән файдаланып, Сабантуй бүләге отуда бәхетегезне сынап...
      407
      0
      0
    • 30 май 2014 - 09:09
      Менгәр Сабан туе кукмаралыларны үзенә дәшә
      7 июньдә Саба районының Менгәр авылында традицион рәвештә Сабантуй үткәреләчәк. Бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин һәм башка танылган артистлар катнашында зур концерт программасы, юмор-шоу, "Акватория", "Чын ирләр өчен каршылыклар полосасы", "Салават", "Балалар дөньясы", "Экстрим" һәм башка мәйданчыкларда кызыклы тамашалар, уеннар, спорт ярышлары оештырылачак. Традицион сабантуй бәйгеләреннән тыш, тамашачыларны...
      423
      0
      0
    • 30 май 2014 - 08:22
      1 июньдә Кукмараның авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк
      Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме - референдумда авыл халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш. Бүген юлсызлык, су белән начар тәэмин ителеш, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, чишмә-коеларның ташландык хәлдә булуы - күп авыл җирлекләренә хас күренеш. Бу проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек тә...
      409
      0
      0
    • 30 май 2014 - 06:26
      Шепшеңәр авылында Сабантуй 14 июньдә узачак
      14 июньдә Шепшеңәрдә авыл җыены була. Программада: уеннар, милли көрәш, концерт. Баш батырга бүләк - 1,5 центнерлы бозау. Башлана 14.00 сәгатьтә.
      405
      0
      0
    • 30 май 2014 - 05:23
      Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара
      Әлеге акция кысаларында район китапханәләрендә укучылар белән күптөрле чаралар уза. -Балыклыда китап укучыларга "Наркомания - кешелек дошманы", Вахиттә "Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң" дигән презентацияләр күрсәтелде, Манзараста "Яман белән дус булма!", Аш.Буҗида "Замана афәтеннән сакланыйк", Лубянда "Наркотик - җәһәннәмгә билет" дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар һәм Үзәкләштерелгән һәм...
      555
      0
      0
    • 30 май 2014 - 04:07
      Кукмара егетләре өйрәнү-кыр җыеннарында булып кайтты
      Камышлы урманы янындагы болынлыкта хәрби хезмәт нигезләре буенча өйрәнү-кыр җыеннары узды. Әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән һәм Кукмара аграр көллиятеннән 250ләп егет катнашты. -Укучылар ике рота, алты взводка бүленеп, ике көн дәвамында палаткаларда яшәделәр, - ди район мәгълүмати-методик үзәкнең баш методисты Таһир Нәбиев. - Егетләр автоматтан аттылар, тактик, химик саклану...
      388
      0
      0
    Реклама