27 май 2014 яңалыклары
-
Кукмараның райпо машинасы кечкенә авылларга азык-төлек тарата
Сәүдә нокталары булмаган кечкенә авылларга азык-төлек продукциясе ташу өчен район кулланучылар җәмгыятенә махсус машина кайтты. Ул һәр атнаны дүшәмбе көнне Иштуган-Түбән Кузьмес, сишәмбедә - Нормабаш-Чулыгино, чәршәмбедә Синер-Кенәбаш, пәнҗешәмбедә Яңа Никольское-Арпаяз, җомга көнне Тәмәй-Аш-Буҗи маршруты буенча авылларда сәүдә оештырачак. Ә шимбә көнне машина авылларга заявка буенча чыгачак. фото: http://r25.neobroker.ru/produkty-pitania/
-
Янилдә кичке Сабантуй узачак
6 июньдә Янил авылында кичке Сабантуй үткәрелә. Программада милли көрәш, уеннар, җыр-бию, күңел ачулар. Бәйрәмебез кунагы - Татарстан эстрадасының талантлы җырчысы Нияз Җәләлов. Башлана 16 сәгатьтә. фото: http://tattravel-kzn.ru/holidays.php
-
Газетабызның баш мөхәррирен котлыйбыз
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Кукмарада “Мәк – 2014” операциясе бара
Татарстанда 19 майда старт алган "Мәк - 2014" оператив-кисәтү акциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында (19 майдан 31 июльгә, 11 августтан 31 октябрьгә кадәр) кыргый үскән дип...
-
Кукмара китапханәчеләре республика конкурсыннан җиңү белән кайтты
27 май - китапханәчеләр көне! Замана балаларын компьютер уеннары, Интернет челтәреннән башка берни кызыксындырмый, матур әдәбиятны бар дип тә белмиләр, дип ах-зар килүчеләрне шактый еш ишетергә туры килә иде. Әмма Кукмара өченче мәктәбендә һәм күппрофильле лицейдагы китапханәләрдә өстәлдәге газета-журналлар, китап киштәләре арасына кереп "чумган" бер төркем укучыларны күргәч, сөенеп, җиңел...
-
Кукмарада район Советының 35нче сессиясе булды
Районда конфессияләр һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы, җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алда торган бурычлар турында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район прокуроры Минемулла Нәҗипов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. 2014 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллиның хисабы, балаларның җәйге ялларын...
-
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Аш.Буҗида балалар көрәше узачак
30 майда Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Аш-Буҗи авылында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында татарча көрәш ярышы үткәрелә. Үлчәү авырлыклары - 26, 29, 32, 36, 40, 45, 50 , 55 һәм аннан югары үлчәү авырлыгында. Башлана 10 сәгатьтә. фото: http://kp.ua/daily/201211/316612/