Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 23 май 2014 яңалыклары

    • 23 май 2014 - 12:27
      Районыбызның кыр батырлары билгеле булды
      12 майдан 19 майга кадәр. Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов (ДТ-75) - 14,63. "Рассвет" агрофирмасыннан Михаил Гайфуллин (ДТ-75) - 12,6. "Әсәнбаш" агрофирмасыннан Игорь Михайлов (МТЗ-82) - 12,47. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов (ДТ-75) - 17,89....
      296
      0
      0
    • 23 май 2014 - 11:24
      Кукмарада чәчү бетте, әмма эшлисе эш бар әле
      Районыбыз хуҗалыкларында һәм агрофирмаларында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды, бу эш 21905 гектарда башкарылды. Хәзерге вакытта соңгы гектарларда кукуруз һәм азык культуралары чәчелә. "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында бәрәңге утырту бара. Чәчүлекләрне тәрбияләп үстерү дә - бүген игенчелектә көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе. Көннәрнең җылы торуы корткыч бөҗәкләрнең үрчүенә, чүп...
      381
      0
      0
    • 23 май 2014 - 09:19
      Тиешле мәгълүматны вакытында тапшырырга онытма
      Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү турында карарлар кабул итә. Моның өчен һәр оешма-предприятие үзенең хезмәткәрләре һәм эшләүче инвалидларның саны, хезмәтнең характеры турында ел саен мәгълүмат тапшырырга тиеш. Әмма "Әсәнбаш" җәмгыяте үткән елда районыбызның мәшгульлек үзәгенә андый мәгълүматны җиткермәгән. Әлеге мәгълүматны бирергә мәҗбүр итүне...
      328
      0
      0
    • 23 май 2014 - 07:15
      Кукмараның “Чиста шәһәр” оешмасы кәлшәләрне үстереп бирә һәм базар бәясеннән арзангарак сата
      Җәй дә җитә. Табигатьнең иң гүзәл чагы... Урамнарда шомырт, алмагач, чия чәчәкләре исе... Ямь-яшел чирәм арасыннан күренгән тузганакның сары таҗлары күзне иркәли. Чәчәкләр - үзләренең матурлыклары белән иң кырыс күңелләрне дә эретерлек сихри көчкә ия бит алар. Соңгы елларда Кукмара халкы чәчәк ярата башлады. Ярату гына түгел, аны үстерергә дә...
      360
      0
      0
    • 23 май 2014 - 05:39
      Кукмараның чыгарылыш укучылары “Соңгы кыңгырау”га әзерләнә (+фото)
      Мәктәпләрдә укулар тәмамланырга да нибары бер атна вакыт калып бара. Ә бу көннәрдә исә...укучылар да, укытучылар да бердәм булып унберенчеләрнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль. Мәгълүмати-методик үзәктән алынган мәгълүматларга караганда, бу уку елында район мәктәпләрен 390 егет һәм кыз тәмамлый. Кәркәүч урта мәктәбенең 11 сыйныфында Ташлы-Елга, Салтык-Ерыклы һәм Югары...
      380
      0
      0
    • 23 май 2014 - 04:36
      Кукмарада “Шикәр авыруына каршы бер көн” дигән чара узды
      "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы буенча оештырылган "Шикәр авыруына каршы бер көн" дигән чарада кукмаралылар башкала кунаклары белән очрашты, киңәшләр алды. Шикәр авыруы көннән-көн үзенең тамырларын киңрәк җәелдерә. Статистика буенча әлеге авырудан җир шарында һәр 7 секунд саен бер кеше үлә, 10 секунд саен әлеге диагноз белән балалар туа. 2007...
      344
      0
      0
    Реклама