21 май 2014 яңалыклары
-
Район дәваханәсендә түгәрәк өстәл артында очрашу үтте
Үзәк район дәваханәсендә "Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл артында чираттагы очрашу үтте. Әлеге чарада "АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сахапов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Гафур Мөхәррәмов һәм белгече Эльмира Гаязова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев,...
-
Кукмарада "Игътибар - балалар" акциясе бара
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе башланып китте. Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып...
-
Байлангарда бәйрәм-фестиваль узды
Байлангар урта мәктәбендә "Укытучы иҗадилыгы, ата-ана тырышлыгы - укучы" дигән бәйрәм-фестиваль узды. Анда укытучы, укучылар, ата-аналар һәм башка кунаклар катнашты. Кичәдә алдынгы укучылар бүләкләнде, Рифат Зарипов исемендәге күчмә кубок алдынгы сыйныфка тапшырылды. Бәйрәм укучылар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.
-
Кукмараның район Сабан туе 7 июньдә була
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйга да санаулы көннәр калып бара. Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе 7 июньдә, авыл җирлекләрендә 8 июньдә үткәреләчәк. фото: http://tattravel-kzn.ru/holidays.php
-
Мәскәү телеканалы Кукмарада “Выше радуги” ансамбленең клибын төшерәчәк
"Созвездие - Йолдызлык" республика төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы Мәскәү телеканалы белән берлектә 25-26 майда Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә Венера Гыйләҗева, Алсу Галиуллиналар җитәкчелегендәге "Выше радуги" ансамбленең видеоклибын төшерәчәк. Районыбызда төшерелгән әлеге клип телевидение экраннары аша Кукмараны барлык Рәсәйгә танытачак. фото: http://www.vdvsn.ru/novosti/region/gubernator_orlov_i_mer_gmyrin_spoyut_v_muzykalnom_klipe/
-
Зур Сәрдек халык театры РДКда спектакль куячак
Хөрмәтле кукмаралылар! 23 майда район Мәдәният йортында Зур Сәрдек халык театры Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектаклен карарга чакыра. Билет бәясе 100 сум. Башлана 19.00 сәгатьтә. Спектакльгә рәхим итегез!
-
Кукмара музеен күппрофильле лицей укучылары бик ошаткан
Җир йөзенә килгән һәр кеше үзенең туган телен һәм халкының, туган җиренең тарихын белергә, өйрәнергә тырыша. Туган ягыбызның тарихы белән танышу өчен укытучыларыбыз Алсу Үзбәкова һәм Нәфисә Гайнетдинова белән Кукмара "Туган якны өйрәнү" музеена юл тоттык. Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз белән каршы алдылар һәм музей буенча экскурсия үткәрделәр. Кызыклы...
-
Кукмарада “Татлы сөенеч” дигән акция узды
Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Милли кухня көне" күргәзмәсе оештырылды һәм "Татлы сөенеч" дигән акция узды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә районның шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, камыр ризыклары салынган пакетлар әзерләнгән иде. Әлеге күчтәнәчләр социаль куркыныч хәлдә булган алты гаиләдә үсүче - 14, авыр тормышлы 11 гаиләдә...