15 май 2014 яңалыклары
-
Кукмараның яңа футбол кыры мәйданчыгы тиздән ясалып бетәчәк (+фото)
Спорт сөючеләр өчен шатлыклы хәбәр - бистәбезнең яңа футбол кыры мәйданчыгы тиздән ясалып бетәчәк. Хәзерге вакытта мәйданчыкта ясалма чирәм түшәлгән, Казаннан килгән егетләр махсус сызык (разметкалар) сызу белән мәшгуль. -Чирәм өстенә чистартылган ком, вакланган резина сибеп чыкканнан соң, мәйданчыкның ян-якларын эшлисе, утлар куясы кала. 22 майга эшне төгәлләү бурычы куелды,...
-
Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә “Бердәм консультация көне” була
23 майда 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Республика Росресстр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Бердәм консультация көне" үткәреләчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт. Бердәм консультация көнендә Кадастр палатасы, Пенсия фонды, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы, Федераль БТИнең Кукмара филиалы һәм башка оешма вәкилләре дә халыкны кабул итәчәк. фото: http://kazan.bezformata.ru/listnews/nomer-edinoj-spravochnoj-rosreestra/16137049/
-
Әтисе, я әнисе вафат булган балага пенсия түләнә
-Өч ел элек, әтием вафат булганнан соң, миңа пенсия билгеләделәр. Мәктәпне тәмамлагач, мин югары уку йортының көндезге бүлегенә укырга кердем. Хәзер 2нче курста белем алам. Минем 1 елга чит илгә чыгып уку мөмкинлегем бар, ә моның өчен күпмедер акча кирәк. Минем үз белгечлегем буенча эшләп, акча табарга җаем бар. Бу...
-
Вахит авылында ял паркына 300дән артык агач утыртылган
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Вахит мәдәният йорты каршындагы ял паркына 300 төп алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары утыртылган. Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек йөзеннән иске клуб каршындагы сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңа мәдәният йорты янына күчерүгә хәзерлек бара. Бу территория койма белән әйләндереп алыначак. Биредә шулай ук яңа спорт мәйданчыгы...
-
Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе узачак
20 майдан 26 июньгә кадәр районда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе үткәреләчәк. Аның кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрү, әлеге темага карата фильмнар карауны оештыру, яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы эчтәлекле листовкалар, буклетлар тарату, рәсем плакат конкурслары оештыру, район полиция бүлегендә наркопритоннарны, наркотикларның районга үтеп керү каналларын, яшүсмерләрне наркотикларның законсыз...
-
Кукмараның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быел 440 миллион сумлык продукция җитештерелгән
Бу узган елның шушы чорына караганда 25 миллион сумга артыграк. Терлекчелек продукцияләре сатудан 421 миллион сум акча алынган, аның 80 процентына сөтчелек тармагы бирә. Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында күрсәткечләр югары, ә агрофирмаларда продукция җитештерүдә әле барлык мөмкинлекләр дә файдаланылмый. "Рассвет" хуҗалыгында, мәсәлән, 1 сыерга исәпләгәндә 69 мең сумлык продукция...