Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 май 2014 яңалыклары

    • 12 май 2014 - 12:24
      Айдар Галимов кызын кияүгә биргән
      Соңгы араларда Айдар Галимовның тормышы күңелле яңалыкларга бай булган. Бу хакта үзе безгә сөйләде. - 1 март көнне олы кызым Гүзәлнең никахын уздырдык. Киявебез Артур исемле, Уфа егете. Башкортстанның Тикшерү комитетында эшли. Спорт белән дә бик дус. Комитетның футбол буенча республика җыелма командасында уйный. Балалар Уфада яши. Кияү нәселенең тамырлары...
      317
      0
      0
    • 12 май 2014 - 10:09
      Кукмара районы 25 дәүләт программасында катнаша
      Питрәчтә дәүләт программаларын үтәү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үткәрелде. Анда безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты. Җыелышта программалар буенча барган эшләрне 1 августка кадәр төгәлләү бурычы куелды. Районыбыз 25 программада катнаша. Шулар арасыннан күпфатирлы йортларга индивидуаль җылылык котеллары урнаштыру, Зур Кукмарада мәдәният йорты, 3...
      293
      0
      0
    • 12 май 2014 - 08:58
      Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында бәрәңге утырта башладылар
      Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча 18300 гектарда бөртеклеләр, 6200 гектарда азык культуралары, 662 гектарда күпьеллык үләннәр, 445 гектарда силос өчен кукуруз чәчелгән. Катнаш азык культуралары чәчелгән басулар 620 гектар тәшкил итә. Вахитов исемендәге хуҗалык бәрәңге утыртуга кереште. фото: http://sadovodi86.ru/stati/sovety-ogorodniku/kak-pravilno-delat-prorashhivanie-kartofelja.html
      369
      0
      0
    • 12 май 2014 - 06:44
      Кукмарада район Советының 35нче сессиясе булачак
      Район Советы Президиумының чираттагы утырышы үткәрелде. Анда 23 майда район Советының 35нче сессиясен үткәрү мәсьәләләре каралды. Сессиядә Кукмара муниципаль районында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча конфессиональ һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы, 1 кварталда район бюджеты үтәлеше, бюджет турында район Советы карарына үзгәрешләр кертү, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк.
      289
      0
      0
    • 12 май 2014 - 05:41
      Район башлыгы дәваханәдә ветераннар өчен палаталарны 1 июньгә кадәр ремонтлап бетерү бурычын куйды
      "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән старт алган "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Бүген район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә шушы юнәлештә эшне оештыру мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды, тиз арада хәл ителәсе бурычлар барланды. Район башлыгы Рауил...
      500
      0
      0
    • 12 май 2014 - 04:08
      Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелектә азык хәзерләү техникасын ремонтлау, ферма яннарында тәртип булдыру мәсьәләләре турында сөйләшенде. Төзелеш тармагында дәүләт программаларын дәвам итү, сабантуйга хәзерлек чаралары күрү, укучыларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы үткәрү, җәйге ялларын файдалы итеп оештыру буенча төгәл бурычлар куелды.
      0
      0
      0
    Реклама