Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 9 май 2014 яңалыклары

    • 9 май 2014 - 09:05
      Кукмарада узган Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж
      Бүген районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык кукмаралыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар тәбрикләде. Бәйрәм тантанасы театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Яу кырында башларын салган райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә веноклар салынды.
      449
      0
      0
    • 9 май 2014 - 05:21
      Әти кайтыр, диеп көттек без (шигърият)
      Фашист козгыннары илгә басып кергән, Бар дөньяны ялкын-ут алган. Бер гөнаһсыз сабый, ана каны, Солдат каны бергә буталган. Фашистларны кичерү мөмкин түгел Бәхетләрне тартып алганнар. Немец козгыннары кеше сөягеннән Таптый-таптый юллар салганнар. Ышаныч юк явыз фашистларга Чик буйлары, белмим, тынычмы? Безгә кайгы салган явыз Гитлер Үз канына үзе тончыкты. Сугыштан...
      779
      0
      0
    • 9 май 2014 - 04:16
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кумаралыларны Җиңү бәйрәме белән котлады
      -Ватаныбызның азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый, - диелә әлеге котлауда. -Бу Җиңү бик кыйммәткә...
      433
      0
      0
    Реклама