19 апрель 2014 яңалыклары
-
Штрафка - риза, таныклыкны гына алмагыз, диләр Кукмара шоферлары
ЮХИДИ хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Руслан Саммиков белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларның күплегенә кабат хәйран калып кайттык. Закон таләпләре катгыйланып, штраф бәяләре шактый зур суммаларда тирбәлсә дә, күп шоферларның моңа әллә ни исләре китми. ...Кукмара-Мамадыш юлының Өлге заправкасы тирәсендә транспорт агымын күзәтәбез. Барысы да...
-
“Олимп”та шайбалы хоккей буенча сайлап алу туры узды
"Олимп" боз сараенда Татарстан Республикасы Федерациясе призына 2006 елгы балалар арасында шайбалы хоккей буенча сайлап алу турниры узды. Нәтҗиҗәләр мондый: Ягуар (Кукмара) - Ак Барс (1 состав) - 4:1, Ягуар (Кукмара) - Ак Барс (2 состав) - 3:0, Ягуар (Кукмара) - Питрәч - 7:0. фото: http://iskra-et.ru/?module=news&action=view&id=418
-
Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка биш сорау
Яз табигатькә, күңел халәтенә яшәрү генә түгел, ә үзенә хас мәшәкатьләр дә алып килә. Үз йортлары белән тормыш итүчеләр, көннәр матураеп китү белән, абзар-кура тирәсен җыештыру эшләре белән кайнаша башладылар инде. Кукмарадагы күпкатлы йортларда яшәүче, тирә-юньдәге чисталыкка битараф булмаучылар да тиздән кыш дәвамында җил малае белән качышлы уйнаган чүп-чарларны җыештырырга...
-
Кукмаралылар Пасхага әзерләнә
Районыбызның барлык христиан дине вәкилләре 20 апрельдә бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтәчәк. Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була. Иртә белән үк балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыялар. Кайбер авылларда әле дә таудан йомырка тәгәрәтеп...