18 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмаралыларны шимбә өмәсендә актив катнашырга чакырабыз
19 апрельдә Кукмара поселогында тирә-юнь территорияне җыештыру һәм тәртипкә китерү буенча шимбә өмәсе үткәрелә. Поселок йөзен ямьләндерүдә һәркемнең актив катнашуы сорала. фото: http://chpk.ucoz.ru/news/sanitarnyj_chetverg_v_kolledzhe/2011-08-12-155
-
"Ялкын"да баскетбол турниры узачак
19 апрельдә "Ялкын" яшүсмерләр клубында хезмәт ветераны Габделмәлик Нәҗипов истәлегенә багышлап Зур Кукмара авыл җирлеге беренчелегенә баскетбол турниры уздырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә. http://perevalsk.com.ua/
-
"Хезмәт даны" редакциясе коллективы бердәм булып өмәгә чыкты
"Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре 19 апрельгә игълан ителгән әйләнә-тирәне җыештыру буенча өмәне бер көн алдан башлап җибәрделәр. Гомум көч белән, бердәм булып үткәрелгән өмәдән соң редакциябезнең тирә-юне, бакчасы, ишегалды ялт итеп, чистарып калды.
-
Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе узды
Кукмара үзәк мәчетендә ай саен үткәрелә торган "Мөселманнар җыены" кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе узды. Биредә Казанның "Ярдәм" мәчетеннән килгән Фәнис хәзрәт Мингәрәев катнашты. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле булган "Ярдәм" мәчете мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзенчәлекле рухи мохит тудыручы тернәкләндерү үзәге булып тора. 6 яшеннән якты дөньяны күрү мөмкинлегеннән...
-
Түбән Өскебаш мәктәбендә рус теле фәненнән белем биргән укытучым Сәкинә апа Җәләлиевага рәхмәтем зур
Һәр кешенең үз Ватаны, тормышка юллама биргән мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган укытучысы була. Түбән Өскебаш урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучым Сәкинә апа Җәләлиеваны мин дә һәрвакыт үземә өлге итеп куям. Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел вакыт узса да, мөгаллимә минем күңелемдә һаман...
-
Кукмара 3нче мәктәбендә "Туган ягым - яшел бишек" дигән конференция узды
Әлеге чарада Арча, Мамадыш, Балтач, Кукмара районнарыннан 88 укытучы катнашты. Алар дүрт секциягә бүленеп эшләделәр, чыгышлар ясадылар. фото: http://www.azatliq.org/content/feature/2075985.html
-
Хезмәт хокукларының үтәлешен тәэмин итү максатында республикада “кайнар линия” эшләячәк
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү максатында 21-22 апрельдә республикада"кайнар линия" эшләячәк. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, дәүләт хезмәт инспекциясе, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре сорауларга тулы мәгълүмат һәм бәхәсле очраклар буенча аңлатмалар бирәчәкләр. Белешмәләрне 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Телефоннар:...
-
Әтием Әфган сугышында катнашкан
Минем әтием Илшат Нәҗмиев Олыяз авылында ветеринария табибы һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа - гаиләдәге олы балага 11 яшь тулгач, 32 яшьлек әтисе фаҗигале төстә һәлак булган. Әбием өч бала белән ялгыз калган, дүртенчесен карынында йөрткән. Әнисенә ничек авыр булуын аңлаган әтием, 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янил һөнәри училищесына...
-
Кукмара районының алты мәктәбендә быел капиталь ремонт уздырылачак
«Мәктәпләргә капиталь ремонт» республика программасының өченче елы бара. Ике ел эчендә районда алты мәктәп әлеге программа кысаларында ремонтланды. Быел исә эшнең масштабы тагын да зуррак: Ядегәр, Поч.Сутер, Югары Чура, Янил, Нырья урта мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе 1 августка кадәр балалар шау-шуыннан гына түгел, чүкеч, пычкы тавышыннан да гөр килеп торачак....
-
Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз архивтан әтиләренең Хәрби парадта катнашкан видеоязманы тапканнар
Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче Равил һәм Рәсимә Галиевалар архивтан әтиләре Гарифулла Әхмәтгалиевның Куйбышевта 1941 елда үткән Хәрби парадта катнашкан видеоязмасын тапканнар. Балыклы авылы егете Гарифуллага Бөек Ватан сугышында нибары ике айлап булырга туры килә. Фронтның кайнар ноктасында башына снаряд кыйпылчыгы тиюдән яралангач, аны Свердлауга кайтаралар. Биредә алты ай буе госпитальдә,...