16 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмара аграр көллиятендә укучы бертуганнарның апасы – пешекче, сеңлесе бухгалтер булачак
Аш-су әзерли белү - хатын-кыз өчен бик кирәкле сыйфат: гаиләсен дә тәмле ризыклар белән сыйлап яши ала, эшсез калу проблемасы да янамый. Ник дигәндә, оста пешекче-кондитерларны һәркайда "биш куллап" эшкә алырга торалар. Чарлы авылы кызы Эльвира Галиева әлеге һөнәрне сайлаганда, белмим, боларның барысын исәпкә алдымы икән? Кукмара аграр көллиятенә аны...
-
Ялган пропискага кертү – җинаять
Район прокуроры урынбасары Айрат Рәхимҗанов хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына ике маддә өстәлгән. Берсе - гражданнарны, чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган затларны яшәү яки килү урынындагы торакка ялган (фиктив) теркәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгы турында, икенчесе - чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган затны килгән урынында торакка...
-
Урам себерәсең килмәсә, штрафыңны вакытында түлә
Кукмара буенча 2нче номерлы суд участогына баргач, күптәнге танышым Илнарны очратырга туры килде. -Гыйнвар аенда ЮХИДИ инспекторы иминлек каешын эләктермәгән өчен 1000 сум штраф язган иде. Ярар, әле вакыт бар, бер җай булганда түләрмен, дип түш кесәсенә салып куелган язу, курткам белән бергә кер юу машинасында юылганнан соң, штраф турында...
-
Кукмарадан 50ләп ир-егет контракт буенча хезмәт итә
Чечен Республикасында контракт буенча хәрби хезмәт узу өчен 40 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла. Хәзерге вакытта районыбыздан контракт нигезендә 50ләп егет Төньяк Кавказ, Самара, Ерак Көнчыгыш, Ульян каласы, Казанда һәм башка хәрби частьларда хезмәт уза. фото: http://ulyanovsk.rfn.ru/index.html?date=03-01-2012
-
Районыбызның алты укучысы үзләренең беренче паспортларын алды
Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Алты үсмер район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова кулыннан үзләренең беренче паспортларын алдылар. Федераль миграция хезмәте идарәсенең кукмара дагы бүлеге хезмәткәре Илсөяр Вәлиева аларга җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. фото: http://fb.ru/article/98335/kak-poluchit-pasport-v-let-i-ne-prosidet-ves-den-v-ocheredi
-
Кукмарада көнгә 149 тонна сөт сатыла
Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада әйдәп баручылар исемлегендә. Хәзерге вакытта көнгә 149 тонна сөт сатыла. Бу күрсәткечтә аеруча Урал, Вахитов исемендәге, Восток хуҗалыкларының өлеше зур. Шулай ук соңгы вакытта Әсәнбаш агрофирмасында һәр сыердан көнлек савым 14 килограммга җитте. Башка агрофирмаларда да савымның артуы күзәтелә. Әмма әле файдаланылмаган ресурслар да күп,...