13 апрель 2014 яңалыклары
-
Якташыбыз Юрий Гагарин белән хезмәт иткән
Миңа Төньяк флотның авиадивизия составында 1957-1960 елларда беренче космонавт Юрий Гагарин белән бергә хезмәт итү бәхете насыйп булды. Космонавтлар отрядына алынганчы ул диңгез авиациясендә очучы-истребитель иде. Ярдәмчел, ягымлы, көләч йөзле, физик һәм рухи яктан җитлеккән иптәш буларак исемдә калган ул. Юрий Гагарин төньякның кырыс шартларында галәмгә очу өчен чыныгу алды....
-
Тырма-себерке алып чистарыну эшләренә керешер вакыт җитте
Яз үз хокукын көннән-көн күбрәк яулый бара. Карлар бераз эрүгә үк кайбер хуҗалар инде йорт-җир тирәсен җыештырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Яшәгән җиребезне чүп-чардан арындыру, ямьләндерү - үзе бер күңелле мәшәкать бит ул. Һәр язда поселок һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән чистарту - әби-бабаларыбыздан килгән күркәм традиция. Быел да...
-
Кукмарада язгы ау сезоны башлана
Язгы ау сезоны башлана. Быел ул 19 апрельдән 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. фото: http://www.zakon.kz/4610908-v-kazakhstane-startoval-sezon-vesennejj.html
-
Галимулла Гарифуллин арбадан ничек төшеп калмаска икәнен замандашларына үз үрнәгендә күрсәткән
Кем ул Галимулла Гарифуллин? Яшь буын өчен бу исем бик үк таныш булмаса да, өлкәннәр арасында Галимулла абый белән юллары кисешкән, иңгә-иң куеп хезмәт куйган кешеләр бихисап. "Россия" хуҗалыгы рәисе, хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Галимулла абый инде 19 ел арабызда юк. Ә...
-
Тиешле мәгълүматны бирмәгән өчен җаваплылык каралган
Район прокуратурасы шәхси эшмәкәр С.ның, февраль аенда район Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат бирмичә, гамәлдәге законнарны бозуын ачыклады, диелгән прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәрендә. Әлеге эшмәкәргә карата административ хокук бозу турындагы эш ачылып, район җәмәгать суды хөкеменә җибәрелгән. фото: http://www.lesvesti.ru/news/main/3276/
-
Татар хатыны ниләр күрми: җир сукалый, күмер чаба
Сазтамак авылында яшәүче Рашидә Имамиева белән аны 90 яшьлек юбилее уңаеннан котларга килгәч таныштык. Кечкенә генә гәүдәле әбекәй сугыш елларында тракторда эшләгән булган. Районыбыз басуларын иңләгән СТЗсын әле һаман да сагынып искә ала тыл ветераны. -Кукмарадагы МТСта укып кайттым да, тормышка чыкканчы колхоз тракторында эшләдем: җир сөрдем, сукаладым, тырмаладым, -...