Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар хатыны ниләр күрми: җир сукалый, күмер чаба

Сазтамак авылында яшәүче Рашидә Имамиева белән аны 90 яшьлек юбилее уңаеннан котларга килгәч таныштык. Кечкенә генә гәүдәле әбекәй сугыш елларында тракторда эшләгән булган. Районыбыз басуларын иңләгән СТЗсын әле һаман да сагынып искә ала тыл ветераны. -Кукмарадагы МТСта укып кайттым да, тормышка чыкканчы колхоз тракторында эшләдем: җир сөрдем, сукаладым, тырмаладым, -...

Сазтамак авылында яшәүче Рашидә Имамиева белән аны 90 яшьлек юбилее уңаеннан котларга килгәч таныштык. Кечкенә генә гәүдәле әбекәй сугыш елларында тракторда эшләгән булган. Районыбыз басуларын иңләгән СТЗсын әле һаман да сагынып искә ала тыл ветераны.

-Кукмарадагы МТСта укып кайттым да, тормышка чыкканчы колхоз тракторында эшләдем: җир сөрдем, сукаладым, тырмаладым, - ди ул. -Таңнан торып чыгып китәбез дә, күкне караңгылык пәрдәсе каплап алгач кына кайтабыз. Яшьлегебез Күкшел, Нормабаш, Байлангар, Туембаш басуларында узып китә бит инде, дип көрсенгән, елашкан вакытларыбыз да аз булмады. Бердәм булдык, кызлар белән дус-тату эшләдек. Тракторларыбыз ватылганда күмәкләшеп төзәтә идек. Запас частьларның исемнәрен әле һаман хәтерлим. Хәзер техника заманча шул: төймәгә басуга эшләп китә. Элек алай булмады: трактор бер сүнсә, икешәр-өчәр кеше дилбегә белән тартып кабыза идек. Авырлыкларны күп күрсәк тә, механизаторларны ач итмәделәр, хезмәтебез өчен азмы-күпме бирәләр иде - ул еллар өчен анысы да зур сөенеч бит...

Рашидә апаның Кизел шахтасына эшкә җибәрелүе, аннан качып кайту вакыйгалары үзе бер китап язарлык.

-Районнан алты кеше идек. Тиз-тиз генә башкарасы вазыйфаларны аңлаттыларда, шахта эченә төшереп тә җибәрделәр. Берсеннән-берсе яшь кызлар, кая барып бәрелергә дә белмибез. Без анда озак эшләмәдек, качтык. Алны-артны карау юк: урмандагы чытырманнар арасыннан чабабыз гына. Куып тотып кире алып кайттылар, төрмәгә дә утырттылар әле, аннары кабат шахтага җибәрделәр. Бер-ике атнадан, җай туры китереп, тагын "сыздык", анысында инде озатучылар буларак, пароходка үтеп кереп, билет тикшерүчеләрдән урындык асларына яшеренеп, исән-сау туган якка кайтып җитә алдык, - дип искә ала ул вакытларны юбиляр.

1946 елда Гомәр исемле авылдашына кияүгә чыга ул, биш бала тәрбияләп үстерәләр, бик матур гомер кичерәләр. Әмма тормыш гел бер килеш кенә бармый, сынаулар да бирә: Рашидә апа яраткан ирен, ике газиз баласын мәңгелек йортка озата.

-Кайгы-хәсрәтле вакытларымда янәшәмдә, ярый әле, кызларым бар иде. Хәзер дә балаларыма карап юанам, - ди ул. - 10 оныгым, 13 оныкчыгым да "әбекәй" дип, җай булган саен килеп җитәләр. Күршеләрем дә бик әйбәт: көн саен хәлемне белешеп торалар, бик якын алар миңа.

Тугызынчы дистәне түгәрәкләвенә карамастан, зиһене ачык әбинең. Күзләре генә соңгы бер-ике елда начар күрә башлаган, әмма барыбер телевизордан татарча кинолар карый, "Хезмәт даны" газетасын бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укый әле. Шулай да "борчуы" да бар юбилярның: кызлары йомгак алып кайтмагач, йон оекбашлар бәйли алмый, эшсезлектән тилмерә икән.

-Эшкә өйрәтеп үстерде, тиешле тәрбия бирде, рәхмәтебез чиксез зур аңа. Хәзер дә бер йодрыкка төйнәп тота әле ул безне, - ди Сазтамак авылында яшәүче кызы Рәсүлә апа. -Әнкәйләрнең бөеклеген, кадерен яши-яши аңлыйсың, диләр бит. Бик дөрес сүзләр. Әниле булуыбыз белән без бик бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk