31 март 2014 яңалыклары
-
Җырчы егет Нияз Кәримуллин Яр Чаллыда узган конкурстан Гран-При алып кайтты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нияз Кәримуллин, Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган "Без булдырабыз!" дигән җыр һәм сәнгать республика конкурсында катнашып, "Аерым башкаручы" номинациясендә Гран-При яулады. Нияз җиңүче Дипломы һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде. Җитәкчеләре: Шәймарданова З.К. һәм Нурмеева Л.И. Ниязны һәм аның укытучыларын котлыйбыз!
-
"Тылсым"да кул эшләре күргәзмәсе оештырылды
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлеге әгъзасы Лира Мөхәммәтшина "Тылсым" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә чираттагы шәхси күргәзмәсен оештырды. Биредә шулай ук Туембаштан Фәния Мотыйгуллина һәм Ныртыдан Миннеямал Харисовалар да үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Сизәсездер, хәзер гүзәл затлар арасында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр гаҗәеп дәрәҗәдә сирәкләнде. Күз бетереп...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакта барган эшләр, хәл ителәсе бурычлар турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бүген язгы кыр эшләренә әзерлек бара: тагылма машиналар агрегатлаштырыла, чәчү нормасына көйләнә. Шулай ук орлыкларны җылыту, агулау өчен кирәкле техниканы сафка бастыру да мөһим. Терлекчелектә исә кышлату чорын уңышлы тәмамлау, продукция җитештерүне,...
-
Кукмара егетләре тимерне дә бөгә ала
Яшьләрнең күбесе югары белем алырга омтылганлыктан, илебез эшче көчләргә кытлык кичерә. Әмма Кукмарадагы "Каскад" җәмгыятенә ул яктан зарланырлык түгел: биредә куллары эшкә "ятып" торган, сәләтле яшь ир-егетләр белән танышырга туры килде. Түбән Үрәс авылында туып-үскән Алексей Гайфуллин - шуларның берсе. Эретеп ябыштыручы булып эшли башлаганына ике ел. -Кечкенәдән үк тимер-томыр...
-
Мал чалу өчен махсус урын булырга тиеш
Евразия икътисадый комиссиясе карарлары нигезендә 1 майдан "Ит һәм ит ризыклары куркынычсызлыгы турында"гы һәм "Сөт һәм сөт ризыклары куркынычсызлыгы турында"гы регламентлар гамәлгә керә. Терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өчен сугым эшләрен дәүләт теркәве үткән махсус мәйданчыкларда гына башкарырга яраячак, дип белдерде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев. Терлекне...
-
Сиңа дәшә күңелем (мөнәҗәт)
Коръән дигән изге китап Безнең өчен язылган. Барчабызны бәла көтә, Әгәр аннан тайпылсаң. Анда түгел гел догалар, Анда - яшәү рәвеше. Иминлектә, сау-сәламәт Тыныч яшәү рәвеше. Туганнарча, дин-кардәшләр Булып яшәргә, дигән. Әти-әни кадерләрен Белеп яшәгез, дигән. Тагын синең иң якының - Хәләл җефетең, дигән. Нурлы йөзе балкып торса, Имин яшәрсең,...
-
Кукмара балалары “Йолдызлык”тан биш беренче урын алып кайттылар
"Созвездие - Йолдызлык" Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Импульс" (җитәкчесе Л.Нурмеева), "Глория" (җитәкчесе М.Сәлимгәрәева) вокаль ансамбльләре - беренче, "Выше радуги" (җитәкчесе В.Гыйләҗева) ансамбле - икенче урыннарны алып кайттылар. Вокал-соло...